Татар язучысы Ринат Мөхәммәдиев РФ Язучылар Союзының Мәскәү бүлегенә чакырылган ашта үз-үзеннән бик канәгать һәм кыланчык урыс хатыны белән янәшә туры килә. Хатынның мәгънәсез сөйләшүләре аны ялыктыра башлый, һәм ул, үзе дә сизмәстән, авызын ачып иснәп куя. Ханым моны күреп, “инородец” ны түбәнсетергә тели; аңа таба борыла да, зәһәр елмаеп:
- Зинһар өчен үзегезгә игътибар итегез әле. Сез авызыгызны шулкадәр зур ачтыгыз, хәтта мине йотарга теләдегезме әллә дип шикләнеп куйдым.
Аның кинаясенә тапкыр язучы болай дип җавап бирә:
- Курыкмагыз, хөрмәтлем. Минем динем миңа моны эшләргә юл куймас иде.
* * *
Татар украин кызына өйләнә һәм аңа:
- Димәк, болай, - ди. Тыңла һәм исеңдә тот: әгәр минем түбәтәем баш артына авышкан икән, димәк, кәефем әйбәт һәм син минем белән ни теләсәң, шуны эшли аласың. Ну инде түбәтәй маңгайга төшкән булса, миңа якын килмәвең яхшырак.
Хатыны җавап бирә:
- Әгәр минем кулларым күкрәктә кушылган икән, димәк, мин сине ашатам, урын җәеп яткырам һәм син минем белән ни теләсәң, шуны эшли аласың. Ә инде кулларым бөердә икән, синең түбәтәеңнең кайда булуы миңа пофиг!!!
* * *
Татар, яһүд һәм чукча Ленин кайсы милләтнеке булган дип бәхәсләшәләр икән. Яһүд әйтә:
- Ленин һичшиксез яһүд булган, чөнки ул “Р” хәрефен әйтә алмаган, кулын жилетының изүендә тоткан. Ә болар чын яһүд гамәлләре.
- Юк, - дип каршы төшкән татар. Ленин татар булган, чөнки ул Казанда укыган, Казанда яшәгән, Казанда утырган.
Чукча озак кына эндәшми торган да болай ди икән:
- Юк, Ленин чукча булган, однако.
- Ничек?
- Артык акыллы булган чөнки.
* * *
Кибеттә белдерү эленеп тора: ”Куликово сугышы ветераннары чиратсыз җибәрелә”.
Урыс карты кибетчедән сорый:
Кызым, мин андый белешмәне каян алыйм соң?
- Каян икәнен белмим, әмма татарлар барысы да китерделәр.
* * *
Пасхада авыл буйлап поп бара. Аңа каршы татар килә, үзе боек, үзе аска караган.
- Әй, татар, ишетәсеңме, Христос воскрес.
Татар башын күтәрә һәм елмаеп:
- Ай, маладес!
* * *
Казан урамы буйлап троллейбус бара. Йөртүче тукталышларны әйтә:
- Алдагы тукталыш Гарифҗанова.
Тукталышны үтеп китәләр. Шофер:
- Алдагы тукталыш Сыртланова.
Аны да үтеп китәләр. Шофер:
- Киләсе тукталыш бертуган Касыймовлар.
Шунда шофер янына түбәтәйле бер бабай килә дә сорый:
- Улым, мин Хәбибуллин булам. Миңа кайчан төшәргә икән?
* * *
Океанда корабль һәлакәткә очрый. Ике татар гына исән кала. Янәшә ике утрауга йөзеп чыгалар болар. Яшиләр шулай икесе ике утрауда. Тиздән тагын бер корабль бата. Татарларның берсенә бер хатын йөзеп килә. Берничә көннән утраудагы ирләрнең берсе икенчесенә кычкыра:
- Әй, Ибраһим, әйдә безгә йөзеп кил. Монда синең төн саен төшеңә керә торган нәрсә бар.
Ибраһим боз шикелле салкын суга сикерә:
- Минем өчпочмакларым!..
* * *
Яһүд белән татар судлаша.
Прокурорга каты режимлы 10 ел бирәләр.
* * *
Татар теле дәресендә укытучы сорау бирә:
- Вовочка, әйдә безгә Чапаевның ничек үлүе турында татарча сөйлә әле.
Вовочка кызып-кызып сөйли башлый:
- Пулеметлар: ”Тра-та-та-та!”, Чапаев: “Үләм!”
* * *
Бер авылда татар артистларының концерты була. Концерт карап хисләнеп киткән бер урыс мужигының татар буласы килеп, муллага бәйләнә башлый:
- Татар буласым килә, татар буласым килә...
Мулла аны өч тапкыр мәчет тирәли әйләндереп чыккан да:
- Булды, син хәзер татар булдың дигән.
Гомере буе дуңгыз ите ашаган мужик ит ашамыйча ике атна түзгән. Өченче атнаны түзмәгән, дуңгызын сарайдан алып чыккан да, мәчет тирәли өч тапкыр әйләндереп чыккан:
- Булды, син хәзер сарык, дигән.
* * *
Урыс тәрәзәсе каршына каен утырткан. Икенче көнне татар килгән дә каенны кисеп ташлаган.
Урыс:
- Нишләп каенны кистең? - дигән.
- Даланы каплый, - дигән татар.
* * *
Татар, башкорт һәм урыс кеше яшәми торган утрауга эләккәннәр. Кем нәрсә эшли ала дип киңәшергә тотынганнар. Урыс әйткән:
- Мин өйләр сала беләм.
Башкорт:
- Мин хайваннар һәм кошларны кулга ияләштерәм.
Татар эндәшмәгән.
Бер ел үткән. Урыс белән башкорт яңа өйдә чәй эчеп утыралар, ә ишек алдында тавыклар кытаклашып йөри икән... Кинәт ишек шакыганнар. Урыс белән башкорт икесе бергә:
- Кем бар? - дип кычкырганнар.
- Кем булсын...сезнең яңа участковыегыз.
* * *
Совет солдатлары окопта утыралар... Нимесләр һөҗүмгә күчкән. Бер урыс исемнәрен белгән нимес кычкыра икән:
- Иван!
Иван башын күтәргән дә:
- Мин!
Нимес Иванны атып үтергән дә тагын кычкырган:
- Сергей!
- Мин!
Нимес аны да атып үтергән. Ата икән, ата икән... Окоп төбендә бары бер татар калган. Үзе:
- Ярабби, Мөдәрис димәсә генә ярар иде, - дип пышылдый икән.
* * *
– Пароль?
– Ракета.
– Уз.
– Пароль?
– Ракета.
– Уз.
– Пароль?
– Танк.
– Юк, ракета. Уз.
* * *
Чүл буйлап бер татар һәм өч урыс баралар. Татар бертуктаусыз урыслар турында анекдотлар сөйли. Урысларны бу туйдыра һәм алар аны бик нык кисәтәләр, әгәр диләр, урыслар турында тагын бер анекдот сөйләсәң, без сине үтерәбез, диләр. Татар уйга кала һәм болай ди:
- Алайса, өр-яңа анекдот. Чүл буйлап өч негр бара: Иванов, Петров һәм Сидоров.
* * *
Шулай бервакыт Рәсәй Президентына Казанның «Дүрт татар» КВН командасы егетләре килеп керәләр дә, болай диләр:
- Президент әфәнде, безгә дә Рәсәй футбол командасына түләгән кадәр түләвегезне сорыйбыз!
- Гафу итегез, нәрсә өчен?
- Без дә бит кеше көлдерәбез!
* * *
Белдерү. 11 кешедән торган коллектив уртача бәягә Рәсәй җыелма футбол командасына җиңелергә риза.
«Дүрт татар» КВН командасы (Казан).
* * *
-Ишеттеңме? Президент Путин татар икән бит!
- Булмас! Аның әтисе дә, әнисе дә - руслар!
- Булса ни! Әнә Марат Сафинның әти-әнисе чын татарлар, ә аны барыбер урыс дип йөртәләр!
* * *
Әрмән радиосына сорау бирәләр: Нишләп сездә яхшы анекдотлар юкка чыкты, ә булганнары шундый ахмак һәм мәгънәсез? Өстәвенә начар ишетелә. Җавап: әрмән белән грузиннарда хәзер анекдот кайгысы түгел - тормыш газапка әверелде, яһүдләр китеп бетте, ә татарлар сәүдәгә тотынды, шуңа күрә хәзер бөтен анекдотларны урыслар чыгара. Ә ишетелүме? Ерак бит, Израильдән тапшырабыз.
* * *
Урыс белән татарга маймыл өйрәтергә кушалар. Моның өчен аларны банан белән тулган бүлмәләргә ябып куялар. Бер атна узгач урыс бүлмәсен ачалар. Ни күрсеннәр: бананнар юк, урыс ябыгып беткән, маймыл бернәрсәгә дә өйрәнмәгән, бананнарны гына ашап бетергән. Татар бүлмәсен ачалар. Аннан банан ашый-ашый татар чыга, ә яныннан арткы аякларына басып ялына-ялына маймыл бара:
- Хәмзә, бир әле бер банан!
* * *
Бер татар эшкә урнашырга булган. Кадрлар бүлегенә килгән дә сорый икән бу:
- Сездә татарлар эшлиме?
Хезмәткәр кыз журналдан эзләп караган да:
- Әйе, эшлиләр, -дигән.
- Алайса, мин сезгә урнашмыйм, -дип китеп барган бу.
Икенче фирмага кергән:
- Сездә татарлар эшлиме?
- Әйе, эшлиләр. Биш кеше.
- Юк, мин сезгә урнашмыйм.
Өченче компаниягә кергән:
- Сездә татарлар эшлиме?
- Юк, эшләмиләр.
- Алайса, мине эшкә алыгыз әле.
Татарны эшкә алганнар. Бик кәнагать кыяфәттә йөри икән бу завод буйлап: ике кул кесәдә, эшләргә уйламый да икән.
Моның янына бригадир килгән дә:
- Син нәрсә, татар, бернәрсә дә эшләмисең? -дип сораган.
- Мине бит эшкә алганда сездә татарлар эшләми дип әйттеләр.
* * *
Алеша Попович янына халык ялынып килә:
- Алеша, коткар безне, татарлар килә.
Алеша Попович агач төбенә утырып, бер атна уйлаган-уйлаган да:
- Юк, булмый, көчем җитми, Добрыня Никитич янына барыгыз, -дигән.
Добрыня Никитич янына килгәннәр.
- Добрыня Никитич, ярдәм ит, татарлар килә.
Өч көн уйлаган Добрыня Никитич һәм... риза булмаган.
Шуннан алар Илья Муромецка киткәннәр.
- Илья Муромец, коткар безне, татарлар килә.
Анысы озак уйлап тормыйча сикереп тә торган, кирәк-яракларын тиз генә җыйнап, атына менеп атланган. Халык моңа бик гаҗәпләнеп:
- Син нәрсә, уйлап та карамыйсыңмыни? -дигәннәр.
- Нәрсә уйлап торасың монда, - дигән Илья Муромец, - тизрәк таярга кирәк...
* * *
Урыслар озак еллар буе бер татар өендә яшәгән попугай сатып алырга булганнар. Әмма түләр алдыннан, ул урысча сөйләшә алыр микән соң, дип шикләнә калганнар. Татарлар киңәш иткәннәр:
- Өегезгә кайткач, сез аның читлеген кара чүпрәк белән каплап куегез һәм ашатмагыз, - дигәннәр.
Урыслар нәкъ шулай эшләгәннәр. Читлекне каплап куйганнар, попугайга ашарга - эчәргә бирмәгәннәр. Өч көннән соң кара чүпрәкне алганнар. Попугай:
-Ни булды? –дигән. - Ураза беттемени?
* * *
Урыслар татар янына килгәннәр дә:
- Әй, татар, тыңла әле, 2-3 минут эчендә карта белән уйный торган берәр уен уйлап таба аласыңмы? - дигәннәр.
- Нигә 2-3? Мин инде уйладым. Утырыгыз өстәл янына.
Бөтенесе утырганнар. Татар карталар өләшә башлаган. Һәрберсенең алдына берәр карта салган да:
- Акчаларыгызны куегыз, - дигән.
Куйганнар. Татар үзенең картасын ача да: «Бәтәч!» дип кычкырып җибәрә, бөтен акчаны җыеп ала да кесәсенә шудыра.
Урыслар берни дә аңламаган...
- Син нишләп акчаларны алдың?
- Ә бу шундый уен, - дигән татар, - кем беренче булып «Бәтәч!» дип кычкыра, шул акчаны ала.
- Без бит белмәдек... Әйдә кабат уйныйбыз.
- Әйдә, алайса.
Карта өләшәләр, акчаларын салалар... Һәм шул вакыт бөтенесе бергә (татардан башкалары) кычкыралар:
- Бәтәч!
Акча кемгә тиеш, тагын аңламыйлар.
- Туктагыз! - ди татар үз картасын ачып. – Ух, син! Һәм тагын бөтен акчаларны җыйнап ала.
Тегеләр:
- Ә хәзер син нәрсәгә акчаларны алдың? - диләр.
Ә миндә уен «Бәтәч!», - ди татар.
* * *
Татар теле кайвакыт француз телен хәтерләтә, мәсәлән, әнинең көн саен кабатлый торган «җусаң җу, җумасаң җума» дигән җөмләсе.
© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.
|