Дирбия
300 грамм он, 3 тавык йомыркасы, 900 миллилитр көнбагыш мае, 150 грам бал, 110 грамм шикәр комы һәм бер чеметем тоз.
1нче эш
Җамаякка өч тавык йомыркасы сытыгыз, берәр чеметем шикәр комы белән тоз өстәгез һәм яхшылап болгатыгыз.
2нче эш
Икенче җамаякка он иләгез, ул тау шикелле өскә таба өелеп торсын. Шул өелгән онның очында кечкенә чокыр ясагыз да йомырка измәсен шунда салыгыз. Шуннан кашык белән түгәрәк хәрәкәтләр ясап, камыр болгата башлагыз.
3нче эш
Барысын бергә кушып болгатканнан соң, камыр каты формага керә, шуннан аны он сипкән куна тактасына алып куегыз да камыр баса башлагыз. Ул йомшак сыгылмалы булып торсын. Шуннан камырны түгәрәк формага кертегез һәм 25-30 минутка кабарырга куегыз.
4нче эш
Камырны он сипкән куна тактасына алып куегыз да уклау белән җәя башлагыз (уртадан кырыйга таба), җәймәнең калынлыгы 2-3 миллиметрга калырга тиеш. Җәелгән камырны 2,5-3 сантиметр зурлыгындагы тасма кисәкләргә кисеп чыгыгыз. Аннан кисәкләрне бер-берсенә куегыз һәм нечкә баусыман итеп кисегез.
5нче эш
Тирән табага көнбагыш мае салып, аны утка куегыз. Май кызганнан соң аңа алдан киселгән юка камыр кисәкләрен* салыгыз һәм болгата-болгата кыздырыгыз. Майдагы камыр кисәкләре алтынсу саргылт төскә керә.
* Киселгән камырның артык оныннан котылу өчен иләккә салып селкеп алырга кирәк.
6нче эш
Майда кызган камыр кисәкләрен сөзгеч белән алыгыз да төбенә кәгазь киптергеч җәелгән тәлинкәгә бушатыгыз. Артык май тәлинкә төбенә утырганнан соң пешкән төшләрне тирән эчле савытка салыгыз.
7нче эш
Кечерәк савытка 150 грамм бал, 100 грамм шикәр комы салып плитәгә куегыз һәм болгата-болгата кайнау дәрәҗәсенә җиткерегез. Шуннан плитәдән алып 1 минут тонганын көтегез.
8нче эш
Шушы бал сыекчасын пешерелгән камыр таякчыклары өстенә сибеп бик яхшылап болгатыгыз, аннан тәлинкәгә алып куегыз һәм кулыгызны салкын су белән юешләп, чәк-чәкне түгәрәк конус формасына кертегез. Аннан чәк-чәкне суыткычка урнаштырыгыз. Берәр сәгатьтән соң алыгыз һәм зур булмаган кисәкләргә бүлгәләгез... ашыгыз тәмле булсын.
05.03.2015
© Халисә Мансурова
© Мәкаләгә һәм фотосурәтләргә бөтен хокуклар авторга һәм «Кара Аккош» татар интерент-журналына карый (karaakkosh.com). Сайттан материалларны тулысынча яки өлешчә күчереп алу өчен «Кара Аккош» татар интернет-журналы редакциясеннән язмача рөхсәт алу мәҗбүри.
|