Татар Теле
Милләт
Тарих
Күргәзмә

«Минем Ватаным авазы»
Россия этнокультура Фестиваленнән
фото һәм видео хисап

I бүлек


2014нче елның 23нче августында Мәскәүдә, Көньяк-Көнчыгыш округ идарәсе Выхино-Жулебино районында «Минем Ватаным авазы» дигән Россия этнокультара Фестивале булып үтте.

Фестивальдә кайбер республика (Татарстан, Мордовия) һәм региональ якташлар (Тула, Кубань) мәдәнияте белән танышырга мөмкин иде, шулай ук төрле уеннарда, ярышларда һәм бәйгеләрдә катнашырга була иде.



Бу чараны Көньяк–Көнчыгыш административ округы җирле идарә башлыгы Владимир Борисович Зотов и танылган телевидение алып баручысы Николай Николаевич Дроздов (ул, кереш сүз генә әйтеп калмады, һәркемнең шәһәрне чүптән чистартуда ничек ярдәм итә алуы турында лекция дә укыды, бик урынлы итеп, бөтен әйткәннәрен шәхси үрәге белән ныгытты) ачтылар.



Тантаналы нотык сөйләү һәм котлаулардан соң сәхнәгә беренче булып казак вәкилләре чыкты, алар җыр белән бергә матур шоу күрсәттеләр.



Казаклар җитезлеге өчен җегетлек буенча Мәскәү чемпионнары җавап тоттылар, алар традицион гимнастик һәм акробатик трюклардан тыш бик оста кылыч белән эш итүләрен, җәядән төз ату һәм камчы белән оста тота эш итә белүләрен күрсәттеләр.



Аннан соң музыкаль эстафетаны мордва «Барыня» ансамбле җырчылары үзләренә алдылар,алар рус һәм мордва телләрендә берәр җыр башкардылар.



Алга таба бәйрәмнең төп йолдызларыннан берсе - Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисикасы Наилә Фатехова чыгыш ясады, ул татар телендә ике җыр - «Без татарлар» һәм «Агыйделнең камышлары»н җырлады.



Наилә Фатехованың күңелле һәм дәртле җырларына ияреп, карап кына торган тамашачылар, ниһаять, биергә керештеләр. Үзенчәлекле матур киенгән ир кеше белән Татарстанның ике чибәр кызы биюгә ритм бирделәр.



Россия халыкларының мәдәнияте белән якыннанрак танышырга теләүчеләр өчен махсус палаткалар урнаштырылган иде, аларда төрле сувенирлар: гади кәгазьдән үрелгән кәрҗиннәр, сүз уңаеннан аларның матур гына түгел, ә шактый нык булуларын да әйтергә кирәк; төрле җәнлекләр рәвешендә тәмле прәннекләр, чын әзербайҗан пәхләвәсе һәм мордва милли киемнәре алырга була иде.



Кул эшләренә битараф булмаган кызлар өчен мастер-класслар оештырылган иде, анда теләге булган һәр кеше үзен чүлмәк ясау эшендә яки сәйлән үрүдә тикшереп карый алды. Ирләргә исә үз көчләрен хәрби һәм тимерчелек һөнәрендә сынаулар тәкъдим ителде.



Фестивальне оештыручылар балалар өчен күп төрле күңел ачу конкурслары әзерләгәннәр, аерым алганда, галәмәт зур боксер перчаткаларында сугышу һәм күз бәйләгән килеш бүләк алу.



Ачыкканнар өчен, алдан күреп, урман полосасының төрле урыннарында кыр кухнялары урнаштырылган, аларда чын солдат боткасыннан авыз итәргә мөмкин иде.



Шәһәр кешеләре өчен сарыклар һәм сыерлар гаять зур популярлык казанды, гади йорт хайваннары белән янәшә фотога төшергә теләүчеләрнең чиге булмады.



Кечкенә булмаган аншлагларны үз тирәләренә фестивальнең төрле үзенчәлекле кешеләре җыйдылар, алар арасында игътибарга иң лаеклысы гөсләче булды (ул һәр теләгән кешегә уйнап һәм җырлап күрсәтте)...


Беренче бүлек тәмам


24.08.2014

© Тимур Исмай
һәм Дамир Кудяков


© Мәкалә һәм фотосурәтләргә бөтен хокуклар автор һәм «Кара Аккош» татар интернет-журналына карый. Мәкаләне яки фотосурәтләрне тулысынча яки өлешчә күчереп алганда «Кара Аккош» татар интернет-журналына туры сылтама кую мәҗбүри.

Яңалыклар / Архив
ДИН
ТР мөфтие Ислам рөхсәт иткән спорт төрләре турында
◐ 19.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Рафис Кашапов кулга алынудан куркып Россиядән китте
◐ 06.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Пензада татар мәктәбе ачарга телиләр,әмма хакимият каршы чыга
◐ 29.12 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Алмаз Хәмзин: 1552нче елдан татарларның каннарына курку сеңгән
◐ 12.12 ✔ Т.И.
МӘДӘНИЯТ
Марат Бәшәров: «Мин үземнең туган татар телемне бик сагындым»
◐ 06.09 ✔ Д.К.
Танылган / Архив
ФАКТЛАР
Татарлар һәм Татарстан турында кызыклы фактлар
◐ 2014 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
СССРда Алтын Урданы өйрәнүне тыю – очраклы хәл түгел
◐ 02.11 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
ТР МДН татар теле өчен көрәшне дәвам итә
◐ 07.12 ✔ Д.К.
ҖӘМГЫЯТЬ
Төркиянең төп илчесе Дильмач татарлар, Казан һәм татар теле турында
◐ 15.12 ✔ Т.И.
ТАРИХ
Гали Еникеев: «Безнең исемебез Татар»
◐ 18.04 ✔ Т.И.
Сайлап алынганнары / Архив
ТАРИХ
Гарәп теле өйрәнү кагыйдәләрен татар галиме Карабаш уйлап таба
◐ 16.10 ✔ Т.И.
ДИН
Җәдитчелек аркасында татарлар иң гыйлемле милләт булды
◐ 02.06 ✔ Д.К.
КҮРГӘЗМӘ
Сөембикә образы татар рәссамнары иҗатында
◐ 20.10 ✔ Т.И.
ТӨРКИЧЕЛЕК
Төрки телләр глобальләшү чорында юкка чыгарлар шикелле
◐ 27.05 ✔ Т.И.
ТАРИХ
XVII гасырда татар теле халыкара аралашу теле булган
◐ 31.07 ✔ Т.И.

© Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
© 2014-2019 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.