«Иртә берлән кайнамакта бу базар, Кайда баксаң,анда тулган сәүдәгәр» Г. Тукай
2015елның 31июлендә Казан шәһәрендә Кабан күле буенда соңгы вакытта матур традициягә кергән «Печән Базары» булып үтте, аның максаты халык массаларын традицион татар стилендә эшләнгән төрле продукция төрләре белән таныштырудан гыйбарәт иде.
Татар интернет-журналы «Кара Аккош» шушы вакыйгадан иң якты кадрлар тәкъдим итә.
Печән Базарына керү юлында тематик граффити
«Maryam» кондитер студиясенең гаҗәеп тәм-томнары
Татар китаплары киоскысы
Баш әйләндергеч күптөрле бизәнгечләр
Кофейни & Коворкинг «Диван» эчемлекләре һәм ризыклары
Зәйтүнә Җиһаншина курчаклары һәм баш киемнәре
«Polina Kubista» дизайн-студиясе киемнәре, уенчыклары һәм аксессуарлары
Күрше урамдагы Әл-Мәрҗани мәчете һәм хатын-кыз яулыклары
Чын тиредән кулдан эшләнгән төрле «Sahtian» әйберләре
Базарга керүчеләр өчен иң популяр урыннарның берсе-дөньядагы беренче татар «Түбәтәй» фастфуды.
Нади Шәйхелислам эшләгән сувенирлар һәм бизәнгечләр
«Maturliq» дизайн-студиясенең төрле әйберләрдә эшләгән татар бизәкләре
«Good Goods!» дигән Казан дизайнерлары берләшмәсенең яхшы әйберләр кибете
«SOROKINA» дизайн баш киемнәре
«Artcado» кулдан эшләнгән интерьер әйберләре
«SABR» мөселман хатын–кыз киемнәре һәм косметикасы кибетенең витринасы
«Irada» компаниясенең confession fashion күлмәкләре
«Милли» чәчәк студиясе - базарның иң сокландыргыч урыны
«Ялкын» журналының яңа санын укучылар
«Балалар почмагы» - базардагы иң кечкенә тамашачылар өчен махсус эшләнгән бердәнбер урын иде.
Әлинә Бассариеваның Handmade шәкелендә тәлинкәгә төшергән бизәкләре
«Сабыйлар» ата-аналарга ярдәм итү үзәге-монда олылар балаларның теге яки бу өлкәдәге яшерен сәләтләре һәм омтылышлары турында белә алдылар.
Казанның данлыклы «Печән Базары»н бер көнгә генә булса да яңадан торгызу шәһәр кешеләрендә генә түгел, ә килгән кунакларда да иситкеч зур кызыксыну уятты.
03.08.2015
© Тимур Исмай
һәм Дамир Кудяков
© Мәкаләгә һәм фотосурәтләргә бөтен хокуклар авторга һәм «Кара Аккош» татар интерент-журналына карый (karaakkosh.com). Сайттан материалларны тулысынча яки өлешчә күчереп алу өчен «Кара Аккош» татар интернет-журналы редакциясеннән язмача рөхсәт алу мәҗбүри.
|