Мәскәү Мультимедиа Арт Музеенда «Тарих объективта языла. Объектив безгә карый» дигән проект кысаларында легендар «Тасма» Казан фото төркеменең күргәзмәсе ачылды, анда шушы елның 24 июленнән 6 сентябренә кадәр керергә мөмкин булачак.
Күргәзмәгә берләшмәдә торучы 22 кешенең 100ләп эше куелган, шулар мисалында төркемнең барлыкка килү һәм үсү чорларын күзәтергә мөмкин.
Түбәндә «Кара Аккош» интернет-журналы иң кызыклы дип тапкан 20 иң яхшы фотографияләр җыелмасы бирелә.
Фәрит Гобәев «Сабан туе» сериясеннән. Казан, 1984.
Владимир Богданов «Сабан туе» сериясеннән, 1970 еллар.
Рөстәм Мөхәммәтҗанов Һәрвакыт әзер! 1982.
Юрий Филимонов Дога кылу, 1990.
Юрий Филимонов «Ботка бәйрәме»ндә, 1990.
Юрий Филимонов Авыл кибетенә яңа күлмәкләр кайткан. Татарстан, Шәле авылы, 1985.
Юрий Филимонов «Авыл» сериясеннән, 1990.
Юрий Филимонов «Сабан туе» сериясеннән. Казань, 1980 еллар.
Риф Якупов «Сабан туе» сериясеннән, 1970 еллар.
Фәрит Гобәев «Авыл» сериясеннән, 1980 еллар.
Фәрит Гобәев Тимер юл, 1980 еллар.
Сергей Свинцов 1 май. Казан, 1983.
Ляля Кузнецова «Чегәннәр»циклы сериясеннән. Уральск, 1979.
Ляля Кузнецова «Чегәннәр»циклы сериясеннән. Уральск, 1979.
Владимир Разумейченко Мәңгелек ут янында. Казан, 1970 еллар уртасы - 80 еллар башы.
Виталий Хашев Тарту зарарлы... - Шуннан? 1980 еллар.
Фәрит Гобәев Гармунчылар, 1980 еллар.
Владимир Зотов Шәтке авылы. Татарстан, 1967.
Виталий Хашев Авыл кооперативы җыелышы, 1980 еллар.
Владимир Богданов КАМАЗ эшчесе. Яр Чаллы, 1975.
29.07.2015
© Тимур Исмай
© Мәкаләгә һәм фотосурәтләргә бөтен хокуклар авторга һәм «Кара Аккош» татар интерент-журналына карый (karaakkosh.com). Сайттан материалларны тулысынча яки өлешчә күчереп алу өчен «Кара Аккош» татар интернет-журналы редакциясеннән язмача рөхсәт алу мәҗбүри.
|