2015 елның 14 июнендә Мәскәү астындагы Домодедовада, «Елочка» культура һәм ял паркында X юбилей Сабан туе булып үтте.
Паркка керү юлы Татарстан Республикасы флагындагы төсләр белән бизәлгән иде һәм килүчеләрне татар милли киемнәре кигән яшь егетләр каршы алды.
Татар сувенирлары сатучы киоск (түбәтәйләр, футболкалар, дисклар, курчаклар, савыт-саба).
Сабан туе кунакларының иң яраткан урыннарының берсе - татар милли ашамлыклары прилавкасы (өчпочмак, бәлеш, сумса, чәк-чәк).
Авыл тормышын сурәтләгән почмак - кое, печән төялгән арба, бүрәнә һәм пычкы, умарта.
Сабан туеның бизәге - Татар феялары биюе.
Бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары чүлмәк вата, шуның белән уеннар башланып китә.
Гади генә тоелган төсле бәйге - «Капчык сугышы».
Кыюлар һәм биеклектән курыкмаучылар өчен ярыш - «Баганага менеп бүләк алу».
Бу бәйгедә алдан хәзерләнгән уенчы гына җиңәргә мөмкин - «Гер күтәрү».
Гаиләләр бәйгесе - «Бау тартышу».
Сабан туеның, мөгаен, иң кызык бәйгесе - «Көянтә-чиләк белән йөгерү».
Бу ярышта травма алырга да мөмкин - «Агач аякларда йөрү».
Хатын-кызлар һәм балалар өчен иң популяр бәйгеләрнең берсе - «Кашыкка күкәй куеп йөгерү».
Сабан туеның иң көтеп алынган һәм яратып карала торган бәйгесе - сөлге белән «Көрәш».
Төрле дәрәҗәдәге мактаулы Кубоклар үз Батырларын көтә.
Призларны «алып килүчеләр» :))
Концерт программасының «кадагы» - «Голос. Дети» телепроекты финалисты - Сәйдә Мөхәммәтҗанова.
Үзбәкстанның халык артисткасы - Наталья Нурмөхәммәтова.
Бөтен Сабан туена музыкаль тон бирүчеләр - «Kazan World» төркеме (Рада Шакирова, Айдар Хәмзин һәм Альмира Миргаязова.
Беренче бүлек тәмам
14.06.2015
© Тимур Исмай
һәм Дамир Кудяков
© Мәкаләгә һәм фотосурәтләргә бөтен хокуклар авторга һәм «Кара Аккош» татар интерент-журналына карый (karaakkosh.com). Сайттан материалларны тулысынча яки өлешчә күчереп алу өчен «Кара Аккош» татар интернет-журналы редакциясеннән язмача рөхсәт алу мәҗбүри.
|