Татар Теле
Милләт
Тарих
Күргәзмә

Шәех Габдераззак Әссәет: «Татарстанга Мәрҗани белән Баруди шикелле яңа галимнәр кирәк»


Шәех Габдераззак Әссәет
«Татар-информ» ИА сайтыныннан скриншот

Татарстанга Мәрҗани белән Баруди шикелле яңа галимнәр кирәк. Бу турыда Мөхәммәт пәйгамбәрнең 42нче буын оныгы Габдераззак Әссәет шәех әйтте дип белдерде «Татар-информ» ИА. Танылган дин белгече фикеренчә, яңа галимнәрнең барлыкка килүендә Болгар ислам академиясе этәргеч көч булырга тиеш.

«Мин татар дин галимнәренең күпләгән хезмәтләрен, аларның биографияләрен өйрәндем. Алар ислам фәне үсешенә шактый зур өлеш керттеләр. Әмма бүген дин белгечләренең хәзерге буыны белән үткән буын арасында зур упкын барлыкка килде. Шуңа күрә яңа академиягә нигез салу яхшы гамәл, аны тәмамлаучылар арасыннан яңа Мәрҗани һәм Барудилар чыгарга мөмкин. Бүген исламда иң зур проблема – галимнәрнең аз булуы», — дип уйлый Габдераззак Әссәет.

Шәех шулай ук Татарстанның ислам дөньясындагы зур урынын билгеләп үтте һәм традицион ислам турында үз фикерләрен белдерде.

«Мин Татарстанда шактый күп шәһәрләрдә булдым. Мөселманнар кануннарны саклыйлар, дин тотуда ирекле булулары мине бик куандырды. Алар минем килүгә шулай ук шатландылар... Ислам турында, аның шәфкатьлелек дине булуы турында әйтә алабыз, ул башка диндәгеләр белән дус яшәргә чакыра. Мөселман, әгәр ул Мөхәммәткә (с.г.в.) кадәр булган пәйгамбәрләргә ышанмый икән, мөселман булмый инде. Мөселман Гайсәгә дә ышана, Ибраһимга да, ул пәйгамбәрләр җибәргән бөтен язуларга да ышана һәм Исламда мәҗбүриләү юк, көчләп ышандырмыйлар, барысы да кешенең үзеннән тора. Әгәр син шуны кабул итәсең икән – рәхим ит», — диде Әссәед шәех.

Соңыннан профессор Казанда һәм Татарстанда яшәүчеләргә үз ватаннарын яратырга һәм Аллахны хөрмәтләүне онытмаска чакырды.

«Үз Ватаныгызны яратыгыз, аңа хезмәт итегез, чөнки Ватанга хезмәт итү – ул диннең бер өлеше. Улларыгызны, кызларыгызны исламны белгәнче укытыгыз, чөнки гыйлемсезлек томаналыкка китерә. Барыгыздан да сорыйм, беркайчан да Аллахка рәхмәт укырга онытмагыз», — дип сүзен йомгаклады Габдераззак Әссәет.

02.04.2017

© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.

Яңалыклар / Архив
ДИН
ТР мөфтие Ислам рөхсәт иткән спорт төрләре турында
◐ 19.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Рафис Кашапов кулга алынудан куркып Россиядән китте
◐ 06.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Пензада татар мәктәбе ачарга телиләр,әмма хакимият каршы чыга
◐ 29.12 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Алмаз Хәмзин: 1552нче елдан татарларның каннарына курку сеңгән
◐ 12.12 ✔ Т.И.
МӘДӘНИЯТ
Марат Бәшәров: «Мин үземнең туган татар телемне бик сагындым»
◐ 06.09 ✔ Д.К.
Танылган / Архив
ФАКТЛАР
Татарлар һәм Татарстан турында кызыклы фактлар
◐ 2014 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
СССРда Алтын Урданы өйрәнүне тыю – очраклы хәл түгел
◐ 02.11 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
ТР МДН татар теле өчен көрәшне дәвам итә
◐ 07.12 ✔ Д.К.
ҖӘМГЫЯТЬ
Төркиянең төп илчесе Дильмач татарлар, Казан һәм татар теле турында
◐ 15.12 ✔ Т.И.
ТАРИХ
Гали Еникеев: «Безнең исемебез Татар»
◐ 18.04 ✔ Т.И.
Сайлап алынганнары / Архив
ТАРИХ
Гарәп теле өйрәнү кагыйдәләрен татар галиме Карабаш уйлап таба
◐ 16.10 ✔ Т.И.
ДИН
Җәдитчелек аркасында татарлар иң гыйлемле милләт булды
◐ 02.06 ✔ Д.К.
КҮРГӘЗМӘ
Сөембикә образы татар рәссамнары иҗатында
◐ 20.10 ✔ Т.И.
ТӨРКИЧЕЛЕК
Төрки телләр глобальләшү чорында юкка чыгарлар шикелле
◐ 27.05 ✔ Т.И.
ТАРИХ
XVII гасырда татар теле халыкара аралашу теле булган
◐ 31.07 ✔ Т.И.

© Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
© 2014-2017 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.