«Татар-информ» ИА сайтыныннан скриншот
Җәдитчелек аркасында татарлар революциягә кадәр иң гыйлемле мөселман милләте була алдылар. Бу турыда журналистлар белән очрашу вакытында Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Аның сүзләре буенча, җәдитчелек мәктәбе бик яхшы дөньяви белем биргән, ләкин динчеләр чыгармаган. Мөхәммәтшин, шулай ук, революциягә кадәрге татар мәдрәсәләрендәге кадимча укыту системасына кагылды, аның үзенчәлекләре һәм җәдитчелектән аермасы турында сөйләде.
«Татарларда кадим мәдрәсәләр традицион мөселман укыту системасының классик формасы булган. Аларда классик дини белем алганнар. Ә җәдит мәдрәсәләр беренче чиратта, мөселман интелгенциясе әзерләү өчен барлыкка килгәннәр. Игътибар итегез, мөселман динчеләре өчен түгел, ә белемле яшьләр өчен. Җәдитчелек татар җәмгыятенә дөньяви белемнәрнең үтеп керүендә искиткеч проект була. Җәдитчелек аркасында революциягә кадәр татарлар иң гыйлемле мөселман милләте була алганнар».
Моннан тыш, ул тагын безнең галимнәрнең ни өчен татар динчеләренең хезмәтләрен укымаулары һәм Курсавый белән Мәрҗанине философлар дип атауны хурлыкка санаулары турында сөйләде.
«Әгәр бүген безнең галимнәрнең берәрсе Шиһабетдин Мәрҗани һәм башка татар динчеләренең һич югы берәр дини хезмәтен укып, анализ ясадылармы икән дисәм, сер ачмам кебек. Чөнки чынлыкта берәү дә дини фәнни инструментарийлар белән эш итә белми. Бүгенгә кадәр безнең күп гасырлык дини мирасыбызның өйрәнелми ятуын менә шуның белән аңлатып була. Чөнки өйрәнүче юк. Гарәп телен белүчеләр күп, дини инструментарийлар белән эш итүчеләр бармак белән генә санарлык. Ләкин без дини фикерләүдән башка бу хезмәтләргә салынган фикерләрне беркайчан аңламаячакбыз. Кайбер галимнәр әлегә кадәр Курсавыйны да, Утыз-Имәнине дә, Мәрҗанине дә философлар дип саныйлар, бу очраклы хәл түгел. Минемчә, бу безнең дин галимнәрен кимсетү», — дип сүзен тәмамлады Мөхәммәтшин.
02.06.2017
© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.
|