СССРда Алтын Урданы өйрәнүне тыю – очраклы хәл түгел. Бу турыда журналистлар белән очрашуда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов әйтте. Аның сүзләре буенча, төрле чорларда Алтын Урда тарихын күп идарәчеләр, шул исәптән, Сталин да, Екатерина II дә яшереп калдырырга тырышканнар.
«Екатерина да, немецлар да Россия тарихы белән шөгыльләнгәннәр. Сталин моны бик яхшы белгән. !944нче елда Алтын Урда тарихын өйрәнүне тыю турында карар кабул ителүе очраклы хәл түгел. Әле Берлин алынмаган, көнбатыш фронтта сугышлар бара, һәм көтмәгәндә, Алтын Урданы өйрәнергә ярамавы турында карар пәйда була. Иосиф Сталин бу өлкәдә һич кенә дә надан булмаган, усал ниятле булган, турысын әйткәндә – ул тарихның әһәмиятен аңлаган», – диде Хәкимов.
Моннан тыш, Рафаил Сибгат улы, аерым алганда, татар галимнәренең хәзерге тарих дәреслекләренә керткән өлешен бәяләп үтте, һәм шулай ук Куликово кырындагы сугыш тарихының һаман да ачык калуын искәртте.
«Яңа тарих дәреслекләренә без үз өлешебезне керттек, әмма тулы канәгатьләнү булмады, ләкин шуңа карамастан, күп нәрсәне үзгәртә алдык. Безнең фикерләргә Чубарьянов җитәкчелегендәге галимнәр колак салдылар. Күп нәрсәне йомшарта алдык, әмма барыбер Куликово сугышы кебек нәрсәләр калды. Сугыш булган кырны таба алмыйлар, ә Тула өлкәсендә музей ачып куйдылар. Анда бернинди сугыш булмаган. Монысын төп-төгәл әйтергә була – Тула өлкәсендә сугыш булмаган. Хәтта нинди дә булса сугышларның эзе дә калмаган, уклар юк, җирдә бернәрсә юк, ә музей ачтылар», – дип йомгаклады Хәкимов.
02.11.2017
© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.
|