facebook.com сайтыныннан скриншот
Танылган татар активисты һәм хокук сагында торучы Рафис Кашапов кулга алынудан куркып, Россиядән китте. Бу турыда ул үзенең Facebook битендә язган хатында белдерде.
Кашапов сүзләре буенча, ул бу карарга МВД үз өстеннән административ күзәтү урнаштырырга омтылганнан соң килгән, бу күзәтү аны актив җәмәгать эшчәнлегеннән генә чикләп калмас, ә кабат кулга алынуга да китерер иде.
«Мин үземә карата административ чикләүләр кертүне тулы тормыш алып баруда, иҗтимагый эшчәнлегемдә комачаулыклар тудыру дип кенә кабул итмим, ә мине иректән мәхрүм итүдәге чираттагы адым дип кабул итәм», – хатта өлешчә шулар әйтелә.
Кашапов тагын шуларны билгеләп үтте, МВД идарәсенең дәгъвасы буенча якын араларда булачак суд утырышында үзе катнаша алмаса да, ул үзенең адвокатларына анда тулы хокукларда катнашырга кушачак.
«Хәзерге вакытта мин кануни нигезләрдә һәм үземнең шәхси планнарым буенча ТР һәм РФнән читтә яшим. Шул сәбәпле, Яр Чаллы шәһәренең 2018нче елның 7нче февраленә тәгаенләнгән суд утырышында катнаша алмыйм. Шул уңайдан, мин үземнең адвокатларыма тулы хокукларда суд утырышында катнашырга һәм Россия МВДсының Яр Чаллы шәһәре идарәсе миңа каршы чыгарган «административ чикләүләр турындагы гаризасын» кире кагарга кушам», – дип йомгак ясады Кашапов.
Хәзерге вакытта милли хәрәкәт активисты Киевтә яши.
Исегезгә төшерәбез, Рафис Кашапов 2014нче елның декабрендә кулга алынган иде; 2015нче елның сентябрендә социаль челтәрләрдә язылган «Кырым мәсьәләсе» турындагы постлары өчен өч елга колониягә җибәрергә хөкем ителде; 2017нче елның 27нче декабрендә суд чыгарган вакытны тулысынча тутырып, азат ителде.
06.02.2018
© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.
|