Татар Теле
Милләт
Тарих
Күргәзмә

ММАның иң көчле көрәшчеләренең берсе Ринат «Glagiator» Фәхретдинов Татарстан өчен чыгыш ясаячак


ММАның иң көчле көрәшчеләренең берсе Ринат «Glagiator» Фәхретдинов Татарстан өчен чыгыш ясаячак
vk.com/id88336150 битенең скриншоты

Кагыйдәләрсез көрәшнең (ММА) иң көчле көрәшчеләреннән берсе, милләте буенча татар, Ринат «Glagiator» Фәхретдинов, күптән түгел Татарстан Республикасы җыелма командасында чыгыш ясаячагы турында белдерде, дип хәбәр итә Әлмәт СБЕ (ММА) Федерациясе.

«Үземнең тарихи Ватаным өчен көрәшергә телим», – дип аңлатма биргән көрәшче әлеге карарына.

Күчү турындагы үтенеч язуына ТР ММА Федерациясе белән Мордовия ММА Федерациясе кул куйганнар инде. Хәзер тулысынча законлаштыру өчен Россия ММА Союзыннан виза аласы гына кала.

Ринат Фәхретдинов Россия ММА сындагы (катнаш көрөш) иң яхшы һәм өметле көрәшчеләрнең берсе. 25 еллык көрәш карьерасында спортчы бөтен көрәшләрендә дип әйтерлек җиңүче була. Бөтен җиңүләре, сирәк очраклардан кала, беренче раундта ук, алдан хәл ителә. Аның яратып куллана торган «буа торган гильотина» сы Россиянең генә түгел, ә дөньяның да күп кенә көчле көрәшчеләренең җиңүгә булган ышанычларын юкка чыгарды.

Бүгенге көндә Ринат ММА буенча спорт мастерлыгына кандидат, панкратион буенча спорт мастерлыгына кандидат һәм самбо буенча спорт мастеры булып тора.

Татарстан вәкиле буларак беренче чыгышын Фәхретдинов ММА буенча Ростов-Дон шәһәрендә узачак Россия чемпионатында ясаячак, ул 2017 елның 9-12 май көннәрендә узачак.

05.05.2017

© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.

Яңалыклар / Архив
ДИН
ТР мөфтие Ислам рөхсәт иткән спорт төрләре турында
◐ 19.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Рафис Кашапов кулга алынудан куркып Россиядән китте
◐ 06.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Пензада татар мәктәбе ачарга телиләр,әмма хакимият каршы чыга
◐ 29.12 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Алмаз Хәмзин: 1552нче елдан татарларның каннарына курку сеңгән
◐ 12.12 ✔ Т.И.
МӘДӘНИЯТ
Марат Бәшәров: «Мин үземнең туган татар телемне бик сагындым»
◐ 06.09 ✔ Д.К.
Танылган / Архив
ФАКТЛАР
Татарлар һәм Татарстан турында кызыклы фактлар
◐ 2014 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
СССРда Алтын Урданы өйрәнүне тыю – очраклы хәл түгел
◐ 02.11 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
ТР МДН татар теле өчен көрәшне дәвам итә
◐ 07.12 ✔ Д.К.
ҖӘМГЫЯТЬ
Төркиянең төп илчесе Дильмач татарлар, Казан һәм татар теле турында
◐ 15.12 ✔ Т.И.
ТАРИХ
Гали Еникеев: «Безнең исемебез Татар»
◐ 18.04 ✔ Т.И.
Сайлап алынганнары / Архив
ТАРИХ
Гарәп теле өйрәнү кагыйдәләрен татар галиме Карабаш уйлап таба
◐ 16.10 ✔ Т.И.
ДИН
Җәдитчелек аркасында татарлар иң гыйлемле милләт булды
◐ 02.06 ✔ Д.К.
КҮРГӘЗМӘ
Сөембикә образы татар рәссамнары иҗатында
◐ 20.10 ✔ Т.И.
ТӨРКИЧЕЛЕК
Төрки телләр глобальләшү чорында юкка чыгарлар шикелле
◐ 27.05 ✔ Т.И.
ТАРИХ
XVII гасырда татар теле халыкара аралашу теле булган
◐ 31.07 ✔ Т.И.

© Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
© 2014-2017 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.