Татар Теле
Милләт
Тарих
Күргәзмә

Марат Бәшәров: «Мин үземнең туган татар телемне бик сагындым»


Марат Бәшәров: «Мин үземнең туган татар телемне бик сагындым»
«Татар-информ» ИА сайтыныннан скриншот

Мин үземнең туган татар телемне бик сагындым. Бу турыда XIII Халыкара мөселман кино фестивале барышында «Мулла» фильмын төшергән төркем белән иҗади очрашу вакытында Марат Бәшәров сөйләде, бу картинада ул да уйнаган иде. Аның әйтүе буенча, эшләгән иҗади еллары күп булса да, бу аның татар киносында беренче тапкыр төшүе.

«Бу картинада минем ролем зур түгел. Сценарийны укыганнан соң, төшерүнең беренче көненә килгәч, продюсерлардан, режиссердан миңа тагын һич югы бер генә сәгать бирегез, туган татар телемне бик сагынганмын икән, дидем. Минем биографиямдә 100ләгән картина, кызганычка каршы, аларның берсе генә дә татар картинасы түгел», – диде Марат.

Артист шулай ук туган Татарстаныннан күптән чакыру көткәнлеген, һәм менә ниһаять, аның тормышка ашканлыгын, әйтте.

«Аллага шөкер, ниһаять бу килеп чыкты, нәкъ менә шундый вакыйгаларда төшәргә чакырулары белән мин бик бәхетле. Мин моны классика дип исәплим, миңа тәкъдим булгач, зур куаныч белән риза булдым һәм миңа тагын берәр роль бирегез, мин тагын уйный алам, төшерү мәйданчыгыннан гына кумагыз, дип сорадым. «Марат, инде булды, рәхмәт сиңа», дип кенә әйтә күрмәгез. Мин тагын төшәргә телим, тагын, тагын һәм тагын төшәргә», – дип сүзен тәмамлады Бәшәров.

06.09.2017

© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.

Яңалыклар / Архив
ДИН
ТР мөфтие Ислам рөхсәт иткән спорт төрләре турында
◐ 19.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Рафис Кашапов кулга алынудан куркып Россиядән китте
◐ 06.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Пензада татар мәктәбе ачарга телиләр,әмма хакимият каршы чыга
◐ 29.12 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Алмаз Хәмзин: 1552нче елдан татарларның каннарына курку сеңгән
◐ 12.12 ✔ Т.И.
МӘДӘНИЯТ
Марат Бәшәров: «Мин үземнең туган татар телемне бик сагындым»
◐ 06.09 ✔ Д.К.
Танылган / Архив
ФАКТЛАР
Татарлар һәм Татарстан турында кызыклы фактлар
◐ 2014 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
СССРда Алтын Урданы өйрәнүне тыю – очраклы хәл түгел
◐ 02.11 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
ТР МДН татар теле өчен көрәшне дәвам итә
◐ 07.12 ✔ Д.К.
ҖӘМГЫЯТЬ
Төркиянең төп илчесе Дильмач татарлар, Казан һәм татар теле турында
◐ 15.12 ✔ Т.И.
ТАРИХ
Гали Еникеев: «Безнең исемебез Татар»
◐ 18.04 ✔ Т.И.
Сайлап алынганнары / Архив
ТАРИХ
Гарәп теле өйрәнү кагыйдәләрен татар галиме Карабаш уйлап таба
◐ 16.10 ✔ Т.И.
ДИН
Җәдитчелек аркасында татарлар иң гыйлемле милләт булды
◐ 02.06 ✔ Д.К.
КҮРГӘЗМӘ
Сөембикә образы татар рәссамнары иҗатында
◐ 20.10 ✔ Т.И.
ТӨРКИЧЕЛЕК
Төрки телләр глобальләшү чорында юкка чыгарлар шикелле
◐ 27.05 ✔ Т.И.
ТАРИХ
XVII гасырда татар теле халыкара аралашу теле булган
◐ 31.07 ✔ Т.И.

© Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
© 2014-2020 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.