Татар Теле
Милләт
Тарих
Күргәзмә

Искәндәр Гыйләҗев: «Күчелек татарларда фамилияләр бары XIX ахыры – XX гасыр башларында гына күренә башлый»


Искәндәр Гыйләҗев: «Күчелек татарларда фамилияләр бары XIX ахыры – XX гасыр башларында гына күренә башлый»

Күчелек татарларда фамилияләр бары XIX ахыры – XX гасыр башларында гына күренә башлый. Бу турыда журналистлар белән очрашуда ТР ФАнең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев сөйләде. Әмма, аның әйтүенчә, кайбер чыгармалар да булган.

«Мин үз вакытында XVII–XVIII гасырлардагы чыганаклар белән ныклап шөгыльләндем һәм әйтә алам, күпләгән татарларның фамилияләре бөтенләй булмаган, алар берничек аерылып тормаганнар. Документларда күп вакыт исем белән атасының исеме русчада – Абдулла Мустафин сын дип, ә татарчада Абдулла Мостафа улы дип язылган. Әмма татарларның фамилияле катлаулары да булган. Болар феодаль сыйныф вәкилләре-йомышлы татарлар булганнар. Мәсәлән, Сөләман Мостафа улы кенәз Якушев. Ләкин болар, билгеле, татарларның бик аз кешеләре. Татарларның төп халкында фамилияләр бары XIX ахыры – XX гасыр башында гына күренә башлый», – дип тәгаенләде Искәндәр Гаяз улы.

Тарихчы әйтүенчә, татар фамилияләренең күпчелеге исемнәрдән барлыкка килгән, аларның бер өлеше совет чорында формалашкан, шуңа бәйле рәвештә шактый гына кызыклы вакыйгалар да бар.

«Татар фамилияләренең күпчелеге отчество белән бәйләнгән булу аркасында исемнәрдән барлыкка килгән. Бүген дә әле кешеләрнең фамилиясе һәм отчестволары охшаш булуга шактый мисаллар китереп була. Бу күренеш совет заманында да төгәлләнмәгән. Шунысы кызык, авыл җирләрендә яшәгән халыкның совет заманнарында 50нче елларның азагына кадәр фамилияләре теркәлгән паспортлары булмаган, чөнки ул документ үзе дә булмаган. Һәм паспорт алган вакытта нәрсә туры килә, шуны уйлап, хыялланып яздырганнар. Менә минем гаилә тарихыннан иң ачык мисал: минем мәрхүм әбиемнең фамилиясе паспортта Гимазтдинова була, ә улларының берсе-Гимадеев, икенчесе-Ильгамутдинов. Ә үзләре бертуганнар», – ди Гыйләҗев.

07.07.2017

© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.

Яңалыклар / Архив
ДИН
ТР мөфтие Ислам рөхсәт иткән спорт төрләре турында
◐ 19.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Рафис Кашапов кулга алынудан куркып Россиядән китте
◐ 06.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Пензада татар мәктәбе ачарга телиләр,әмма хакимият каршы чыга
◐ 29.12 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Алмаз Хәмзин: 1552нче елдан татарларның каннарына курку сеңгән
◐ 12.12 ✔ Т.И.
МӘДӘНИЯТ
Марат Бәшәров: «Мин үземнең туган татар телемне бик сагындым»
◐ 06.09 ✔ Д.К.
Танылган / Архив
ФАКТЛАР
Татарлар һәм Татарстан турында кызыклы фактлар
◐ 2014 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
СССРда Алтын Урданы өйрәнүне тыю – очраклы хәл түгел
◐ 02.11 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
ТР МДН татар теле өчен көрәшне дәвам итә
◐ 07.12 ✔ Д.К.
ҖӘМГЫЯТЬ
Төркиянең төп илчесе Дильмач татарлар, Казан һәм татар теле турында
◐ 15.12 ✔ Т.И.
ТАРИХ
Гали Еникеев: «Безнең исемебез Татар»
◐ 18.04 ✔ Т.И.
Сайлап алынганнары / Архив
ТАРИХ
Гарәп теле өйрәнү кагыйдәләрен татар галиме Карабаш уйлап таба
◐ 16.10 ✔ Т.И.
ДИН
Җәдитчелек аркасында татарлар иң гыйлемле милләт булды
◐ 02.06 ✔ Д.К.
КҮРГӘЗМӘ
Сөембикә образы татар рәссамнары иҗатында
◐ 20.10 ✔ Т.И.
ТӨРКИЧЕЛЕК
Төрки телләр глобальләшү чорында юкка чыгарлар шикелле
◐ 27.05 ✔ Т.И.
ТАРИХ
XVII гасырда татар теле халыкара аралашу теле булган
◐ 31.07 ✔ Т.И.

© Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
© 2014-2017 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.