ТР МДН сайтының скриншоты
Татарстан мөселманнарының дини идарәсе татар теле өчен көрәшүне дәвам итә. Бу турыда журналистлар белән очрашуда ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте. Аның әйтүе буенча, МДНның тоткан юлы элеккечә үзгәрешсез кала: татар телен өйрәнергә кирәк!
«Мөфтият моннан соң республика мәчетләрендә җомга вәгазьләре татарча үткәреләчәк дигәч, моңа каршы чыгучылар күп булды. Әмма бер генә ел үтте. Шул ук кешеләр яныма килеп рәхмәт әйтәләр. Алар телне аңлый башладылар!.. Безнең илдә дин дәүләттән аерылган, ә ТР МДН тел өчен көрәшне дәвам итә. Безнең юлыбыз үзгәрешсез кала: татар телен өйрәнергә кирәк!», – диде Сәмигуллин.
Моннан тыш мөфти җыелган кешеләргә киләсе елдан татар телен өйрәнүчеләр өчен бушлай курслар ачылачагы турында искә төшерде, Казан уртасында кызлар өчен мөслимәләр мәктәбе ачылачагын игълан итте, биткоин һәм Мәрҗани темаларына кагылды, шулай ук Төркиянең Казандагы элеккеге дәүләт илчесе Турхан Дилмач белән саубуллашу вакытында сөйләшкән кайбер моментлар белән уртаклашты, ә ул татарларга туган телләрен сакларга кирәк дигән теләк белдергән иде.
* * *
Татар теле курслары турында
«2018 ел башыннан без түләүсез татар теленә өйрәнү курслары ачып җибәрәбез. Дәресләр республиканың 10 мәчетендә үткәреләчәк. Бүгенге көндә укытучылар туплау эше бара. Укулар 3 ай буена барачак, атнасына 3 дәрес үткәреләчәк. Вакыты бик уңайлы – кичке 19 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр. Укулар ТР МДН махсус программа буенча алып барылачак. Укулар тәмамлангач, курслар узу турында сертификат биреләчәк».
* * *
Кызлар өчен мөслимәләр мәктәбе турында
«Безнең «Госмания» мәктәбе бар, ләкин күреп торабыз, ул бик кечкенә һәм бөтен теләк-таләпләргә җавап бирми. Безгә аның үзәктә булуы кирәк. «Мозаффария» – 800 кв.м. мәйдан били. Без киләсе елда, анда татар телендә укыта алсыннар өчен, мәктәпне эшләтә башларга уйлаган идек».
* * *
Шиһабетдин Мәрҗани турында
«Мәрҗани рус телен өйрәтүгә каршы булмады, ләкин татар сөйләменә рус сүзләрен кыстырып сөйләшүне яратмады. Ул: «Мин рус түгел, миңа татарча сөйләгез», – дип әйтә торган булган. Шундый бер очрак турында сөйлиләр, берәү Шиһабетдин хәзрәткә вареньедан авыз итәргә кушкан, әмма аннан «мурабба» яки «кайнатма» дип әйтергә кирәк, ягъни татар сүзләре белән сөйләшергә кирәк дигән кискен җавап ишеткән. Мәрҗани кибетләрдә татарча бәя язулары булмаса яки алар аска, күренми торган җиргә куелган булсалар да, бик ачуланган. Татар фамилияләрендә ул беркайчан «-ин», «-ов» дигән кушымчалар кулланмаган, бары тик мөселман ел исәбе-һиҗрине генә кулланган».
* * *
Биткоиннар турында
«Безнең уйлавыбызча, биткоиннар – акча түгел, алар бернәрсә белән дә ныгытылмаган – ни алтын, ни көмеш белән – һәм бернинди ышанычлылыкка ия түгел. Бер дәүләт тә алар өчен җавап бирми».
* * *
Дилмачның саубуллашу вакытында әйткән сүзләре турында
«Татар теле үлмәс. Ул матур әдәбиятта сакланыр. Тукай һәм башка күренекле кешеләр аны мәңгеләштерделәр. Ләкин татарлар телләрен онытсалар, үзләренең бердәмлекләрен югалтачаклар».
07.12.2017
Искәрмә:
мәкаләдә ТР МДН, «Татар-информ» һәм «БИЗНЕС Online» язмалары файдаланылды.
© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.
|