Татар Теле
Милләт
Тарих
Күргәзмә

Идел-Урал штаты проекты үзенең колачлылыгы белән большевикларны куркуга салган, шуңа күрә аны бик тиз кире кагалар


Идел-Урал штаты проекты үзенең колачлылыгы белән большевикларны куркуга салган, шуңа күрә аны бик тиз кире кагалар
archive.gov.tatarstan.ru сайтының скриншоты

Идел-Урал штаты проекты үзенең эчтәлеге, колачлылыгы һәм мөмкинчелекләре белән большевикларны куркуга салган, шуңа күрә аны бик тиз тар-мар итәләр. Бу фикерне журналистлар белән очрашуда ТР ФАнең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев әйтте.

Аның сүзләре буенча, большевикларның өске катлавының курку сәбәбе шунда, әгәр Идел-Урал штаты төзелсә, ул шактый зур территорияне биләр иде һәм анда татарлар хакимлек иткән булыр иде.

«1917-1920нче елларда булган хәлләр, билгеле, бик кызык, чөнки бу вакытта татар дәүләтчелеген торгызу һәм барлыкка китерүнең берничә проекты барлыкка килә. Мәсәлән, Идел-Урал штатын төзү проекты 1917нче елның ахырында – 1918нче елның башында килеп чыга, әмма бу проект большевиклар тырышлыгы белән кабул ителми һәм бик тиз ябыла. Татар милли сәяси хәрәкәте большевикларны үзенең эчтәлеге, киң колачлы булуы, мөмкинчелекләре, көче белән куркуга сала. Шуның өчен бу проектны бик тиз кире кагалар. Проект тормышка ашырылса, ул бик зур территорияне биләгән булыр иде һәм татарлар анда идарә итүчеләр булган булырлар иде, шушы хәл исә большевикларны бик нык куркыткан», – ди Гыйләҗев.

Моннан тыш Искәндәр Гаяз улы башка кызыклы темаларга да кагылды, аерым алганда: XX гасыр башында татарлардагы сәяси һәм идеология агымы, Идел-Урал штатын торгызу, Татар-башкорт республикасы төзү проекты һәм Татарстан АССР төзү.

* * *

Татарның фикер һәм акыл ияләре турында

Идел-Урал штатын төзүнең идеологлары – Исхакый һәм Максуди
Идел-Урал штатын төзүнең идеологлары – Исхакый һәм Максуди1
(сулдан беренче һәм икенчеләр)

«Идел-Урал штаты проекты, минем уйлавымча, татарларда ул вакытларда нинди зур сәяси көч барлыкка килүен күрсәтә. Ул фикер һәм акыл ияләреннән торган көчле, мөстәкыйль, сәяси һәм идеяле булган».

* * *

Идел-Урал штатының үзгәртеп коручанлыгы турында

Фәрман игълан итү (Универсал)
Фәрман игълан итү (Универсал)2

«Идел-Урал проекты дәүләттән аерылып чыгу түгел иде. Бу проект рус дәүләтен саклап калу иде. Бу проект, дөрестән дә, Россия империясенең эчке төзелешен үзгәртеп коруга юнәлдерелгән иде. Бу турыда, кызганычка каршы, бик еш оныталар».

* * *

Татар-башкорт республикасы турында

Татар-башкорт республикасы турында
Т-Б республикасы төзүне яклаучыларның берсе
М. Х. Солтан Галиев (уңнан беренче)3

«Татар-башкорт республикасы проектын большевиклар үзләре тәкъдим итәләр, ләкин ул барыбер кабул ителми, чөнки бу вакытта бер-берсенә тугандаш, якын булган ике зур төрки халык берләшкән булыр иде. Бу большевикларның идарәче даирәләре өчен куркыныч көч барлыкка китерә. Һәм, ниһаять, соңыннан Татарстан АССР төзү проекты барлыкка килә».

* * *

Татарстан АССР турында

1920 елда ТАССР оештыру съезды
1920 елда ТАССР оештыру съезды4

«Онытмаска кирәк, Татарстан АССР төзү-большевикларның бик хәйләкәр эшләнгән сәясәт нәтиҗәсе булды. Без аңлыйбыз, Татарстан АССР - бу күпмедер дәрәҗәдә татар дәүләтчелеген торгызу, аның традицияләрен яңарту иде. Татарстан Республикасы - бу саф татар дәүләте түгел, аның күпмилләтле дәүләт булуы болай да аңлашыла.

ТАССР проекты күп яктан ясалма булды, ул үткәннәргә нигезләнмәде, ул кызганычка каршы, татар халкының күп өлешен бу дәүләт төзелешеннән читкә чыгарып ташлады.

Миңа мәсәлән, әлегә кадәр, бүгенге Татарстанда булырга тиешле татарлар күп яшәгән территориаль районнарның республикадан ни өчен читтә калулары аңлашылмый.Ни өчен чикләр нәкъ менә шулай үткәрелгән? Нәтиҗәдә, татарларның өчтән бере ТАССРдан читтә кала, хәзер бу нәрсәгә китерде-без бик әйбәт күреп торабыз. Татарстаннан читтә яшәүче татарларның милли мәдәни үсеш мөмкинлекләре күпкә чикләнгән, халык буларак үзләрен саклап калу, үзләренең милли бердәмлекләрен булдыру проблемалары бик зур».

Скриншотлар: 1, 3 archive.gov.tatarstan.ru, 2 realnoevremya.ru, 4 tatarstan.ru.

11.07.2017

© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.

Яңалыклар / Архив
ДИН
ТР мөфтие Ислам рөхсәт иткән спорт төрләре турында
◐ 19.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Рафис Кашапов кулга алынудан куркып Россиядән китте
◐ 06.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Пензада татар мәктәбе ачарга телиләр,әмма хакимият каршы чыга
◐ 29.12 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Алмаз Хәмзин: 1552нче елдан татарларның каннарына курку сеңгән
◐ 12.12 ✔ Т.И.
МӘДӘНИЯТ
Марат Бәшәров: «Мин үземнең туган татар телемне бик сагындым»
◐ 06.09 ✔ Д.К.
Танылган / Архив
ФАКТЛАР
Татарлар һәм Татарстан турында кызыклы фактлар
◐ 2014 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
СССРда Алтын Урданы өйрәнүне тыю – очраклы хәл түгел
◐ 02.11 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
ТР МДН татар теле өчен көрәшне дәвам итә
◐ 07.12 ✔ Д.К.
ҖӘМГЫЯТЬ
Төркиянең төп илчесе Дильмач татарлар, Казан һәм татар теле турында
◐ 15.12 ✔ Т.И.
ТАРИХ
Гали Еникеев: «Безнең исемебез Татар»
◐ 18.04 ✔ Т.И.
Сайлап алынганнары / Архив
ТАРИХ
Гарәп теле өйрәнү кагыйдәләрен татар галиме Карабаш уйлап таба
◐ 16.10 ✔ Т.И.
ДИН
Җәдитчелек аркасында татарлар иң гыйлемле милләт булды
◐ 02.06 ✔ Д.К.
КҮРГӘЗМӘ
Сөембикә образы татар рәссамнары иҗатында
◐ 20.10 ✔ Т.И.
ТӨРКИЧЕЛЕК
Төрки телләр глобальләшү чорында юкка чыгарлар шикелле
◐ 27.05 ✔ Т.И.
ТАРИХ
XVII гасырда татар теле халыкара аралашу теле булган
◐ 31.07 ✔ Т.И.

© Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
© 2014-2017 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.