1552нче елдан татарларның каннарына курку сеңгән. Аны бары тик юмор һәм сатира белән генә җиңәргә мөмкин. Бу фикерне журналистлар белән очрашу вакытында танылган юмор һәм сатира остасы Алмаз Хәмзин белдерде. Аның әйтүе буенча, бер зарарсыз шигырьләр укыганда да кайбер кешеләрдә курку хисе барлыкка килә.
«Кайчагында шундый көчле, милләт өчен горурланырлык шигырьләр укыйсың, кайбер тамашачылар шулкадәр курка, хәтта урындыгына сеңеп бетә. Сәхнәдән моны мин бик әйбәт күрәм. Мондый хәл безнең халыкның канына шулкадәр сеңгән, чөнки 1552нче елдан бирле безнең башка сугып торалар. Курку бар.Аны бары юмор һәм сатира белән генә җиңәргә мөмкин», – диде Хәмзин.
Алмаз Наил улы шулай ук татар теле темасын да читтә калдырмады, бу мәсьәләгә үз карашын белдерде.
«Безнең телебез бик матур, аны һәрвакыт пропагандаларга кирәк, моңа без үзебез мисал һәм үрнәк булырга тиеш... Мин мәктәптә татар теле укытучыларының йомышчы кыяфәтендә йөрүләрен бер дә яратмыйм. Кайбер мәктәпләрдә, киресенчә, энциклопедик белемле татар теле укытучылары бар, аларны әти-әниләр дә хөрмәт итә, абруйлары да югары. Шундый укытучылар үрнәгендә безнең телебезгә дә хөрмәт барлыкка килә», – дип йомгак ясады Хәмзин.
12.12.2017
Искәрмә:
Мәкаләдә sntat.ru язмалары файдаланылды.
© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.
|