Татар Теле
Милләт
Тарих
Күргәзмә

Төркиянең төп илчесе Турхан Дильмач татарлар, Казан һәм татар теле турында


Төркиянең Казандагы төп илчесе Турхан Дильмач, Татарстан башкаласында өч ел эшләгәннән соң, шушы көннәрдә үз урыныннан китә. Кайтып китәр алдыннан ул журналистлар белән очрашты, аларга биргән интервьюсында үзенең Казанда ничек яшәве турында, татар халкы һәм татар теле турында сөйләде.

«Кара Аккош» татар интернет-журналы илченең соңгы чыгышыннан иң кызыклы өземтәләр бирә.

* * *

Казан турында

Казан турында

«Дөресен әйткәндә, Казанга килгәнче үк инде мин Татарстан турында, татарлар һәм Казан турында шактый күп белә идем. Миңа һәм минем гаиләмә Мәскәүдән соң Казанда яшәве бик әйбәт булды. Мәскәү – зур шәһәр, анда мөмкинлекләр күбрәк, әмма анда яшәргә авыр. Казанда җиңел, шуңа күрә без бу шәһәрне яраттык.

Казан минем өчен шәхси яктан да бик мөһим. Балаларыбызның берсе шушында туды, шуңа күрә паспортында аның туган җире – Казан дип язылачак. Үскәч, мин аны монда алып киләчәкмен, шәһәрне күрсәтеп, үзенең шушында тууы турында сөйләячәкмен».

* * *

Татар халкы турында

Татар халкы турында

«Минем элек тә татарларның бик эшлекле булулары турында, аларның тырыш һәм хезмәт сөючәнлекләре турында ишеткәнем бар иде. Соңгы өч елда моңа үз күзләрем белән күреп ышанырга туры килде».

* * *

Татар теле турында

Татар теле турында

«Татар теле – безнең төрки телләр өчен халыкара аралашу теле. Мин элек тә сезнең «Татарга тылмач кирәкми» дигән мәкалегезне еш кабатлый идем. Нәрсәгә шулай диләр? Чөнки татар кешесе күп телләр белә. Икенчедән, үзенең туган телен белгән татарга төрек, кыргыз, казах һәм башкаларны аңлау кыенлык тудырмый. Мин моңа шәхсән ышандым. Мин татарчаны ул кадәр әйбәт белмим, чөнки ул сүзләргә бик бай тел, ә мин аларның бик азын гына беләм. Ә менә мин үткән ел Урта Азиягә бардым. Анда кыргызлар белән дә, уйгурлар белән дә татар телендә аралаштым. Алар мине аңладылар, аларның сүзләрен мин аңладым. Шуңа күрә бу яктан татар теле бик әһәмиятле. Гомумән, бу бик матур тел, Тукай шигырендә әйтелгәнчә, мин аны бик яратам һәм беркайчан онытмам».

Искәрмә:
Мәкаләдә «Татар-информ» белән «События» язмалары кулланылды.

15.12.2017

© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.

Яңалыклар / Архив
ДИН
ТР мөфтие Ислам рөхсәт иткән спорт төрләре турында
◐ 19.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Рафис Кашапов кулга алынудан куркып Россиядән китте
◐ 06.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Пензада татар мәктәбе ачарга телиләр,әмма хакимият каршы чыга
◐ 29.12 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Алмаз Хәмзин: 1552нче елдан татарларның каннарына курку сеңгән
◐ 12.12 ✔ Т.И.
МӘДӘНИЯТ
Марат Бәшәров: «Мин үземнең туган татар телемне бик сагындым»
◐ 06.09 ✔ Д.К.
Танылган / Архив
ФАКТЛАР
Татарлар һәм Татарстан турында кызыклы фактлар
◐ 2014 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
СССРда Алтын Урданы өйрәнүне тыю – очраклы хәл түгел
◐ 02.11 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
ТР МДН татар теле өчен көрәшне дәвам итә
◐ 07.12 ✔ Д.К.
ҖӘМГЫЯТЬ
Төркиянең төп илчесе Дильмач татарлар, Казан һәм татар теле турында
◐ 15.12 ✔ Т.И.
ТАРИХ
Гали Еникеев: «Безнең исемебез Татар»
◐ 18.04 ✔ Т.И.
Сайлап алынганнары / Архив
ТАРИХ
Гарәп теле өйрәнү кагыйдәләрен татар галиме Карабаш уйлап таба
◐ 16.10 ✔ Т.И.
ДИН
Җәдитчелек аркасында татарлар иң гыйлемле милләт булды
◐ 02.06 ✔ Д.К.
КҮРГӘЗМӘ
Сөембикә образы татар рәссамнары иҗатында
◐ 20.10 ✔ Т.И.
ТӨРКИЧЕЛЕК
Төрки телләр глобальләшү чорында юкка чыгарлар шикелле
◐ 27.05 ✔ Т.И.
ТАРИХ
XVII гасырда татар теле халыкара аралашу теле булган
◐ 31.07 ✔ Т.И.

© Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
© 2014-2020 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.