Гарәп теле өйрәнү кагыйдәләрен татар галиме Карабаш уйлап таба. Бу турыда журналистлар белән очрашу вакытында танылган режиссер, татар язуында юкка чыккан хәрефләр турындагы «Әлиф» дигән спектакль язган автор – Туфан Имаметдинов сөйләде.
Аның сүзләре буенча, бүгенге көндә бу фактка ышануы бик кыен, әмма чынлыкта ул шулай.
«Үз заманында Карабаш дигән галим булган. Аны берәү дә белми, бары гарәп телен өйрәнүчеләр генә белә. «Тәҗвид» – гарәп теле кагыйдәләре. Бу кеше Татарстанда, хәзерге Бөгелмә районында Карабаш дигән авылда яшәгән. Ул егерме битле китап язган-анда гарәп телен өйрәнү кагыйдәләре язылган, һәм ул кагыйдәләр буенча бөтен дөнья гарәп телен өйрәнә. Шундый гаҗәп әйбер – авыл кешесе китап язган, ул бөтен дөньяга таралган һәм бөтен дөнья шуның буенча укый. Бу бит инде Мөслим районының бер татар авылында яшәүче кеше инглиз теленә өйрәтү турында китап язып, шуның буенча Гарвард белән Оксфордта укыталар кебек килеп чыга. Бу безнең аңыбызга сыймый. Ә без шул кешене хәтта белмибез дә. Миллирдлаган кеше гарәп грамматикасын, Коръән уку кагыйдәләрен аның китабы буенча өйрәнә», – диде Имаметдинов.
16.10.2017
© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.
|