Татар Теле
Милләт
Тарих
Күргәзмә

Гали Еникеев: «Безнең исемебез Татар. Без беркайчан да төрле-төрле кабиләләрнең җыелма исеме булмадык. Без бер халык»


Гали Еникеев

Безнең исемебез Татар. Без беркайчан да төрле-төрле кабиләләрнең җыелма исеме булмадык. Без бер халык. Бу турыда үзенең «Бөек Урда: дуслар, дошманнар һәм варислар» дигән иске-яңа китабын тәкъдир иткәндә бәйсез татар тарихчысы һәм язучы Гали Еникеев сөйләде.

Гали Рәшит улы үткәргән тикшеренүләр буенча, татарлар беркайчан да төрле кабиләләрнең җыелма исеме булмаган, ә киресенчә һәрвакыт бер телдә сөйләшүче бердәм халык булганнар.

«Безне гадәттә идел буе яки казан татарлары дип атыйлар. Ләкин андый халык булмаган. Безнең исемебез Татар. Без беркайчан да төрле кабиләләрнең җыелма исеме булмадык. Без бер халык. Бу турыда бер—берсенә бәйсез булган бик күп чыганаклар сөйли», — диде Еникеев.

Шулай ук бу юнәлештә, тарихчы фикеренчә, поляк географы һәм этнографы Ян Потоцкий язып калдырган истәлекләр мисал булып тора, ул татарларның лингвистик һәм этник тормышына гына түгел, ә диннәргә тигез карашларына да сокланган.

«Үз вакытында Россия буйлап сәяхәт кылучы Потоцкий төрле кыяфәттәге кешеләрнең бер телдә сөйләшүләренә һәм үзләрен Чыңгыз хан татарлары дип санауларына, һәм шулай ук Җир шарының бүтән бер җирендә табып булмый торган диннәргә тигез караш (дин иреге) булуына таң калган», — дип төгәллек кертте Гали әфәнде.

Моннан тыш Гали Рәшит улы күпләгән башка кызыклы темаларга да кагылды, аерым алганда: Тартариянең тарихи роле, Монгол терминының килеп чыгышы, татар теленең уникаль, кыска һәм ачык булуы, татарларның Ватаны, шулай ук Чыңгыз-хан байрагы һәм аннан без мирас итеп алган борынгы төрки символы — ярымай.

«Чыңгыз хан 9 койрыклы ак флаг кулланган, аның уртасында кара төстәге ай булган һәм ул әйтә торган булган: «безнең эшебез - тулы айга бару юлындагы яңа туган ай шикелле - аны туктату мөмкин түгел». Нәкъ менә шуннан Әхмәтзәки Вәлиди сүзләренчә, ярымай киткән, ул һич кенә дә гарәпләрдән һәм дини шәригать күрсәтмәләреннән кермәгән», — дип йомгаклады Гали Еникеев.

«Кара Аккош» интернет-журналының кыска белешмәсе:

Гали Еникеев Рәшит улы — бәйсез татар тарихчысы, язучы; ул 1961 елның 6 августында Башкортстан башкаласы Уфада туган. 1992 елда Томск дәүләт университетын тәмамлаган. «Чыңгыз хан турында мифлар һәм чынбарлык», «Урда империясе таҗы», «Кара легенда эзләре буйлап», «Бөек Урда: дуслар, дошманнар һәм варислар» һәм «Татар мирасы» дигән танылган хезмәтләр авторы.

Гали Еникеев хезмәтләренең аерылып торган бер ягы шунда, аларда татар халкы турында калыплашкан һәм аңлы рәвештә тудырылган мифларны юкка чыгару һәм Алтын Урда турында рәсми тарихка кирәге булмаган чынбарлыкны ачу ярылып ята.

18.04.2017

© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.

Яңалыклар / Архив
ДИН
ТР мөфтие Ислам рөхсәт иткән спорт төрләре турында
◐ 19.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Рафис Кашапов кулга алынудан куркып Россиядән китте
◐ 06.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Пензада татар мәктәбе ачарга телиләр,әмма хакимият каршы чыга
◐ 29.12 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Алмаз Хәмзин: 1552нче елдан татарларның каннарына курку сеңгән
◐ 12.12 ✔ Т.И.
МӘДӘНИЯТ
Марат Бәшәров: «Мин үземнең туган татар телемне бик сагындым»
◐ 06.09 ✔ Д.К.
Танылган / Архив
ФАКТЛАР
Татарлар һәм Татарстан турында кызыклы фактлар
◐ 2014 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
СССРда Алтын Урданы өйрәнүне тыю – очраклы хәл түгел
◐ 02.11 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
ТР МДН татар теле өчен көрәшне дәвам итә
◐ 07.12 ✔ Д.К.
ҖӘМГЫЯТЬ
Төркиянең төп илчесе Дильмач татарлар, Казан һәм татар теле турында
◐ 15.12 ✔ Т.И.
ТАРИХ
Гали Еникеев: «Безнең исемебез Татар»
◐ 18.04 ✔ Т.И.
Сайлап алынганнары / Архив
ТАРИХ
Гарәп теле өйрәнү кагыйдәләрен татар галиме Карабаш уйлап таба
◐ 16.10 ✔ Т.И.
ДИН
Җәдитчелек аркасында татарлар иң гыйлемле милләт булды
◐ 02.06 ✔ Д.К.
КҮРГӘЗМӘ
Сөембикә образы татар рәссамнары иҗатында
◐ 20.10 ✔ Т.И.
ТӨРКИЧЕЛЕК
Төрки телләр глобальләшү чорында юкка чыгарлар шикелле
◐ 27.05 ✔ Т.И.
ТАРИХ
XVII гасырда татар теле халыкара аралашу теле булган
◐ 31.07 ✔ Т.И.

© Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
© 2014-2020 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.