Билбау көрәше
Ислам оят җирләр күренми торган һәм кеше йөзенә сугулар булмаган спорт төрләрен рөхсәт итә. Бу турыда журналистлар белән очрашуда ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сөйләде. Аның сүзләре буенча, мондый спорт төрләренә, аерым алганда: уктан ату, йөзү, атта йөрү һәм көрәшнең кайбер төрләре керә.
«Ислам кануннарына кайсы көрәш төрләренең каршы килмәвен ачыклау өчен без Пәйгамбәребез хәдисләренә мөрәҗәгать итәбез. Әйтик, мәсәлән, аларның берсендә ул балаларны уктан атарга, йөзәргә һәм атта йөрергә өйрәтергә кушкан. Шулай ук, спорт төрен сайлаганда һичшиксез кайбер кагыйдәләрне сакларга кирәк: мәсәлән, оят урыннар күренмәскә тиеш (ирләрдә кендектән тезгә кадәр) һәм йөзгә сугулар булырга тиеш түгел», – диде Сәмигуллин.
Камил хәзрәт бергә бер көрәшү темасына аерым тукталды, ул Ислам күзлегеннән караганда көрәшнең кайсы төрләренең рөхсәт ителгәнлеген аңлатты, шулай ук Пөхәммәт Пәйгамбәрнең (с.г.в.) Рукана белән көрәшүе турында сөйләде.
«Мөселман көрәшнең кайсы төрләре белән шөгыльләнә ала? Мәсәлән, дзюдо, джиу-джитсу һәм татар халык көрәше. Алар тулысынча таләпләргә җавап бирәләр (бөтен оят җирләр ябулы, йөзгә сугулар юк), һәм шулай ук үзеңне үстерергә һәм куркуны җиңәргә ярдәм итәләр. Әйтик, айкидодан аермалы буларак, аларда медитация һәм көндәшеңә бил бөгеп баш июләр юк.
Гомумән, безнең диндә көрәш-сөннәт гамәл, чөнки Мөхәммәт Пәйгамбәр (с.г.в.) аның белән үзе дә шөгыльләнгән. Мәсәлән, шундый хәл билгеле: Пәйгамбәр Батха янында булганда аның тарафына Рукана килә һәм аның үзе белән кәҗәләре дә була. Рукана Пәйгамбәргә әйтә: «Әй, Мөхәммәт, син мине җиңә аласыңмы?». Пәйгамбәр: «Ә син көрәшкән өчен нәрсә бирәсең соң?», – дип сорый. Рукана: «Сарыкларымның берсен бирәм», – дип җавап бирә. Пәйгамбәр көрәштә аны җиңә. Рукана: «Әйдә, тагын бер тапкыр!», – ди. Пәйгамбәр тагын сорый: «Көрәш өчен нәрсә куясың?». Рукана тагын бер сарык куям, ди. Пәйгамбәр аны тагын җиңә. Рукана: «О, Мөхәммәт, Аллах белән ант итәм, мине әле берәүнең дә җиңгәне юк иде!», – ди һәм Исламны кабул итә, ә Пәйгамбәр аңа сарыкларын кире кайтара. Моннан безгә көрәш белән шөгыльләнүнең Пәйгамбәребездән килгән сөннәт гамәл булуы аңлашыла», – дип нәтиҗә ясый Сәмигуллин.
19.02.2018
© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.
|