Татар Теле
Милләт
Тарих
Күргәзмә

Салават Фәтхетдинов: «Кайчандыр 90нчы елларда мин Чаллыда татарча сөйләшә башлаган идем, миңа: «Кешечә әйтегез әле», – диделәр. Мине яшен суккан шикелле булды»



«Татар-информ» ИА сайтыныннан скриншот

Кайчандыр 90нчы елларда мин Чаллыда татарча сөйләшә башлаган идем, миңа: «Кешечә әйтегез әле», – диделәр. Мине яшен суккан шикелле булды. Бу турыда журналистлар белән очрашуда Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов сөйләде дип хәбәр итә «События» басмасы. Аның сүзләре буенча, ул заманда бу сорауны артык күпертмәделәр, әмма бу 20 елга гына җитте.

«Егетләр, кызлар, монда мантыйк бик гади. Башта татар телен мәктәпләрдә бетерәләр... Менә шул вакытта татарча бөтенләй сөйләшми башлыйлар. Татарча җырлаудан туктыйлар. 90нчы елларда мин Чаллыга килгәч, мин шулкадәр уңайсыз хәлдә калдым: татарча сөйли башлагач, миңа: «Кешечә сөйләгез әле» диделәр. Мине яшен суккандай булды, мин хәтта ярсудан бүртенеп чыктым. Димәк, хәзер безнең тел-кешеләр теле түгел икән. Бу сорауны чаллылар үз урынына бик кискен куйдылар – 20 елга җитте. Ә менә моның белән шаярырга ярамый. Бу инде 90нчы еллардагы шикелле генә булмаячак. Без бит нинди дә булса башка милләткә кушылып яши ала торган милләт түгел», – диде Фәтхетдинов.

Моннан тыш Салават Зәкиевич тагын башка кызыклы темаларга кагылды, аерым алганда: музыкаль конкурслар һәм фестивальләр турында, татар эстрадасының киләчәге, «Татар моңы» белән «Татар җыры» арасындагы аермалар, һәм шулай ук мәктәпләрдә татар телен укытуны саклау һәм милләт буларак сакланып калу.

* * *

Мәктәпләрдә татар теле укытуны саклау турында

Мәктәпләрдә татар теле укытуны саклау турында
«Татар-информ» ИА сайтыныннан скриншот

«Татарстанда татар теленең юкка чыгу мәсьәләсе барлыкка килер дигән сорауның башыма да кереп караганы булмады. Бу хәл әлегә кадәр минем башыма сыймый. Я ничек була инде бу – син бу илдә яшисең, шушы илдә синең телең булырга тиешме-юкмы? Мин гаҗәпкә калып утырам, шундый сорау туарга мөмкинмени? Ничә ай бит инде».

* * *

Татар эстрадасының киләчәге турында

Татар эстрадасының киләчәге турында
«Татар-информ» ИА сайтыныннан скриншот

«Яшьләр белән күбрәк эшләргә кирәк дип уйлыйм. 35 яшьлекләрне без инде үзгәртә алмыйбыз. Алар инде үзләренекен эшләргә өйрәнгән. Үз вакытында иң кечкенәләрне күрә алсак, дөрес юнәлеш бирсәк, вузларга, уку йортларына кертсәк, файдасы күбрәк булыр».

* * *

Музыкаль конкурслар һәм фестивальләр турында

Музыкаль конкурслар һәм фестивальләр турында
«Татар-информ» ИА сайтыныннан скриншот

«Башта бер куркыныч уй бар. Алга таба да милләткә шундый мөнәсәбәт булса, «татар җырын татар телендә башкару» дигән конкурс үткәрергә туры килмәгәе. Кызганыч, әмма татар җырының үзебездә бозылып, ватылып җырлануында без халыкны гаепли алмыйбыз. Конкурслар күп, фестивальләр дә җитәрлек. Кем ничек тели, шулай киенгән, кемдер үзе теләгәнчә чишенгән, кем нәрсә тели, шуны җырлый. Элекке вакытларда җырчылар конкурсларга әзерләнгәндә шагыйрьләргә, композиторларга мөрәҗәгать итәләр иде. Хәзер үзләре сүзләрен язалар, көен әтиләре язып бирә-чык та җырла! Татар җырыннан «т» хәрефе дә калмады».

* * *

«Татар моңы» һәм «Татар җыры»

«Татар моңы» һәм «Татар җыры»
«Татар-информ» ИА сайтыныннан скриншот

«Миңа калса, «Татар моңы» дигән төшенчәнең кыйммәте «Татар җыры»ныкыннан зуррак. Җырны төрлечә җырлап була, ә моңны саклау-монысы иң төп мәсьәлә һәм проблема. Бу конкурста аның исеменә тугрылыклы булып калу өчен безгә бик сизгер һәм акыллы булу кирәк. Аллага шөкер, кызларыбызны киендерделәр. Инде татарча җырларга да өйрәтсәк...».

* * *

Милләт киләчәге турында

Милләт киләчәге турында

«Мин болай уйлыйм — концертларда да шул турыда әйтә килдем: әгәр үз өеңдә тәртип урнаштыра алмасаң, тәртип булдыруны кемнәндер «өстән» сорарга ярамый. Татарлар, үз өйләрендә тәртип булдыра алмыйлар икән, алар аны башкалардан сорарга тиешме? Минем үземдә шул проблема, көн-төн балалар белән көрәшәбез. Рөстәм улым кечкенә вакытта аны бакчага йөрттек. Бер атна йөрде дә, русча сөйләшә башлады. Сорыйм: «Улым, дим, син кайчан руска әйләндең әле? Нишләп үз телеңне оныттың?» Ул әйтә: «Ну да, татар булган чагымда мин татарча белә идем». Мин шаккаттым. Ләйсән белән бакчага киттек. Тәрбиячене таптык. Татар хатыны. Алар анда: «Без россиялеләр, без руслар. Без Россиядә яшибез», — дип сөйләшәләр икән. Дүрт яшьлек сабыйга бу нәрсәгә кирәк? Бала өйгә «элеккеге татар» булып кайтты. Бакчадан алдык. Ләкин кемнәрдер бит эшли! Без эшләмибез. Бүген татарча җырлаган баланы куркытырга ярамый, чөнки ул русча җырлый башлаячак. Әнә бит, «Созвездие» үз эшен эшләде. Бөтен татар балалары «Созвездие»дә рус җырлары белән күренергә тырышалар. «Созвездие» искиткеч эшләде, безне йокыдан айнытты. Анда игътибар икенче дәрәҗәдә: статус, призлар, бүтән шартлар. Әгәр үзебез йоклыйбыз икән, эшләгән кешене сүгеп утырмаска кирәк. Кайчан уянырбыз, белмим? Уяна алырбыз микән. Без әле өстә генә йөрибез. Тирәнгәрәк казырга кирәк, шунсыз ярамый...».

29.11.2017

© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.

Яңалыклар / Архив
ДИН
ТР мөфтие Ислам рөхсәт иткән спорт төрләре турында
◐ 19.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Рафис Кашапов кулга алынудан куркып Россиядән китте
◐ 06.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Пензада татар мәктәбе ачарга телиләр,әмма хакимият каршы чыга
◐ 29.12 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Алмаз Хәмзин: 1552нче елдан татарларның каннарына курку сеңгән
◐ 12.12 ✔ Т.И.
МӘДӘНИЯТ
Марат Бәшәров: «Мин үземнең туган татар телемне бик сагындым»
◐ 06.09 ✔ Д.К.
Танылган / Архив
ФАКТЛАР
Татарлар һәм Татарстан турында кызыклы фактлар
◐ 2014 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
СССРда Алтын Урданы өйрәнүне тыю – очраклы хәл түгел
◐ 02.11 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
ТР МДН татар теле өчен көрәшне дәвам итә
◐ 07.12 ✔ Д.К.
ҖӘМГЫЯТЬ
Төркиянең төп илчесе Дильмач татарлар, Казан һәм татар теле турында
◐ 15.12 ✔ Т.И.
ТАРИХ
Гали Еникеев: «Безнең исемебез Татар»
◐ 18.04 ✔ Т.И.
Сайлап алынганнары / Архив
ТАРИХ
Гарәп теле өйрәнү кагыйдәләрен татар галиме Карабаш уйлап таба
◐ 16.10 ✔ Т.И.
ДИН
Җәдитчелек аркасында татарлар иң гыйлемле милләт булды
◐ 02.06 ✔ Д.К.
КҮРГӘЗМӘ
Сөембикә образы татар рәссамнары иҗатында
◐ 20.10 ✔ Т.И.
ТӨРКИЧЕЛЕК
Төрки телләр глобальләшү чорында юкка чыгарлар шикелле
◐ 27.05 ✔ Т.И.
ТАРИХ
XVII гасырда татар теле халыкара аралашу теле булган
◐ 31.07 ✔ Т.И.

© Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
© 2014-2017 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.