«Татар-информ» ИА сайтыныннан скриншот
Пензада иганәчеләр татар мәктәбе белән балалар бакчасы ачарга җыеналар. Бу турыда журналистлар белән очрашу вакытында Пенза татар милли-мәдәният автономиясе рәисе Әбүбәкер Акъегетов сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Әмма, аның сүзләре буенча, шәһәр хакимияте татар теле факультатив буларак укытыла торган гомуми мәктәпкә генә риза.
«Безнең бер эшмәкәр егетебез, аның исеме Ильяс, Пензада милли мәктәп һәм балалар бакчасы төзү тәкъдиме белән чыкты. Ул төзелешкә үзе акча бирергә әзер. Менә инде берничә ай буе өлкә җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барабыз. Берничә тапкыр губернатор белән очраштык, мәгариф министры белән дә очрашу булды. Бөтен документлар әзер, бүген тагын губернатор белән очрашу билгеләнгән. Шәһәр хакимияте каршы да түгел кебек. Әмма болай диләр: «Мәктәпне төзегез, ләкин татар телен факультатив буларак кына укытачаксыз». Без моның белән килешә алмыйбыз. Татар теле, безнең туган телебез мәҗбүри программа нигезендә укытылуын телибез. Федераль компонентка без аны кертә алмыйбыз, әмма төбәк компонентына кертергә мөмкин», – диде Акъегетов.
Шулай ук, аның сүзләре буенча, өлкәнең берничә мәктәбендә татар телен факультатив буларак кертү буенча сөйләшүләр бара.
«Бездә белемне татар телендә алырга теләүчеләр шактый күп. Укытучыларыбыз да бар. Пензада татар телен укыту прблемасын чишү өчен инде берничә ел уйлашабыз. Татар телен дүрт микрорайонда факультатив буларак укыту турында шәһәр мәгариф идарәсе белән дә сөйләшүләр алып барабыз. Безнең татар мәктәбе төзү һәм ачу турындагы эшләребез шулай ук уңышлы төгәлләнер дип ышанабыз», – дип йомгаклады Акъегетов.
29.12.2017
© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.
|