Татар Теле
Милләт
Тарих
Күргәзмә

Рөстәм Миңнеханов: «Туган телне саклау өлкәсендә без әле эшләп бетермибез»


Рөстәм Миңнеханов

Кичә Казан Кремленең Вәкиллекле корпусында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча ТР Президенты каршындагы Киңәшмә утырышы узды.

Татарстан республикасы Премьер-министр урынбасары Васил Шайхразиев утырышның төп докладчысы булып чыгыш ясады.

Кузгатылган темалар арасында төп игътибар татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләренә бирелде. Мәсәлән, Минтимер Шәймиев: «Менә Азнакай районында 86% татарлар яши, шуларның бары 25%ы гына туган телендә белем ала. Бу бик кискен аерылып тора. Азнакай районы күпме интеллектуаллар биргән... Андый районнар күп бит. Моңа игътибар бирергә кирәк», дип ассызыклады.

Дәүләт киңәшчесен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та күәтләп, болай диде: «Без һәр вакыт туган тел турында сөйлибез һәм шул ук вакытта муниципалитет җитәкчеләре эшләп бетермиләр. Республикада яшәүче күпләгән башка халыкларда туган телгә өйрәтү чагыштырмасы күпкә яхшырак тора. Без бит үзебез телләрне саклау турында сөйләшәбез, әмма үзебез эшләп бетермибез».

* * *

Билгеләп үтик, республикада татар теленең катлаулы хәле турындагы сөйләшүләр күптәннән бара; бу мәсьәлә даими рәвештә иҗтимагый оешмалар, сәясәтчеләр, спортсменнар һәм мәдәният әһелләре тарафыннан күтәрелә, аерым алганда, танылган татар җырчысы Салават Фәтхетдинов соңгы интервьларының берсендә болай дигән иде: «Барыннан да бигрәк Казанда һәм Татарстанда татарча начар сөйләшәләр. Казаннан читкә чыксагыз - Екатеринбургга, Пермьгә яки Чиләбегә - анда татарча бик чиста сөйләшәләр. Ә без ни татар, ни рус түгел».

06.12.2016

© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.

Яңалыклар / Архив
ДИН
ТР мөфтие Ислам рөхсәт иткән спорт төрләре турында
◐ 19.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Рафис Кашапов кулга алынудан куркып Россиядән китте
◐ 06.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Пензада татар мәктәбе ачарга телиләр,әмма хакимият каршы чыга
◐ 29.12 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Алмаз Хәмзин: 1552нче елдан татарларның каннарына курку сеңгән
◐ 12.12 ✔ Т.И.
МӘДӘНИЯТ
Марат Бәшәров: «Мин үземнең туган татар телемне бик сагындым»
◐ 06.09 ✔ Д.К.
Танылган / Архив
ФАКТЛАР
Татарлар һәм Татарстан турында кызыклы фактлар
◐ 2014 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
СССРда Алтын Урданы өйрәнүне тыю – очраклы хәл түгел
◐ 02.11 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
ТР МДН татар теле өчен көрәшне дәвам итә
◐ 07.12 ✔ Д.К.
ҖӘМГЫЯТЬ
Төркиянең төп илчесе Дильмач татарлар, Казан һәм татар теле турында
◐ 15.12 ✔ Т.И.
ТАРИХ
Гали Еникеев: «Безнең исемебез Татар»
◐ 18.04 ✔ Т.И.
Сайлап алынганнары / Архив
ТАРИХ
Гарәп теле өйрәнү кагыйдәләрен татар галиме Карабаш уйлап таба
◐ 16.10 ✔ Т.И.
ДИН
Җәдитчелек аркасында татарлар иң гыйлемле милләт булды
◐ 02.06 ✔ Д.К.
КҮРГӘЗМӘ
Сөембикә образы татар рәссамнары иҗатында
◐ 20.10 ✔ Т.И.
ТӨРКИЧЕЛЕК
Төрки телләр глобальләшү чорында юкка чыгарлар шикелле
◐ 27.05 ✔ Т.И.
ТАРИХ
XVII гасырда татар теле халыкара аралашу теле булган
◐ 31.07 ✔ Т.И.

© Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
© 2014-2017 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.