Татар Теле
Милләт
Тарих
Күргәзмә

Үз илендә пәйгамбәргә урын юк, диләр. «Казан Арена»сы янәшәсендә Киев «Динамо»сы туптибәре Виктор Колотовка һәйкәл куячаклар


Виктор Колотов

2018 елда булачак футбол буенча дөнья Чемпионатына әзерлек уңаеннан уеннар узачак стадионнар янында СССРның атаклы футболистларына һәйкәлләр куелачак.

Әйтик, мәсәлән, Татарстан башкаласында «Казан-Арена» янәшәсендә Киев «Динамо»сының легендар футболисты Виктор Колотовка һәйкәл кую планлаштырыла. Ул 2001 елда «Украина футболы» газетасы сораштырулары буенча, XX гасырда Украина символик җыелма командасына кергән.

Мондый сәер сайлап алу ничек нигезләнгәндер, анысы бик аңлашылып бетми. Татар футболын үстерүгә зур өлеш керткән данлыклы футболистлар арасында тагын да күренеклерәк кандидатуралар бар. Мәсәлән, ТАССР да туган Галимҗан Хөсәенов. Тик аның бюсты Самарада куелачак.

88 елгы Чемпионатның көмеш призеры Вәгыйз Һидиятуллинга яки XX гасырның иң яхшы капкачысы Ринат Дасаевка һәйкәл куелса, мантыйкка ярашлырак булыр иде. Мисал да бар, Никита Симонян, мәсәлән, Сочидагы «Фишт Стадионы» янәшәсендә мәңгеләштерелә.

Шулай ук 2007 елда фаҗигале төстә һәлак булган «Рубин» туптибәре Ленар Гыйлмуллинга һәйкәл куелса, дөресрәк булыр иде. Аның шикелле лаеклылар тагын шактый күп әле.

Ләкин белгәнебезчә, пәйгамбәргә үз илендә урын юк, диләр шул.

Һәйкәлләрнең тулы исемлеге:
Калининград - Всеволод Бобров;
Түбән Новгород - Валентин Иванов;
Самара - Галимҗан Хөсәенов;
Сочи - Никита Симонян;
Волгоград - Василий Ермасов;
Ростов-на-Дону - Виктор Понедельник;
Саранск - Эдуард Стрельцов;
Екатеринбург - Григорий Федотов;
Санкт-Петербург - Юрий Морозов;
Мәскәү - Лев Яшин һәм Игорь Нетто.

16.12.2016

© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.

Яңалыклар / Архив
ДИН
ТР мөфтие Ислам рөхсәт иткән спорт төрләре турында
◐ 19.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Рафис Кашапов кулга алынудан куркып Россиядән китте
◐ 06.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Пензада татар мәктәбе ачарга телиләр,әмма хакимият каршы чыга
◐ 29.12 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Алмаз Хәмзин: 1552нче елдан татарларның каннарына курку сеңгән
◐ 12.12 ✔ Т.И.
МӘДӘНИЯТ
Марат Бәшәров: «Мин үземнең туган татар телемне бик сагындым»
◐ 06.09 ✔ Д.К.
Танылган / Архив
ФАКТЛАР
Татарлар һәм Татарстан турында кызыклы фактлар
◐ 2014 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
СССРда Алтын Урданы өйрәнүне тыю – очраклы хәл түгел
◐ 02.11 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
ТР МДН татар теле өчен көрәшне дәвам итә
◐ 07.12 ✔ Д.К.
ҖӘМГЫЯТЬ
Төркиянең төп илчесе Дильмач татарлар, Казан һәм татар теле турында
◐ 15.12 ✔ Т.И.
ТАРИХ
Гали Еникеев: «Безнең исемебез Татар»
◐ 18.04 ✔ Т.И.
Сайлап алынганнары / Архив
ТАРИХ
Гарәп теле өйрәнү кагыйдәләрен татар галиме Карабаш уйлап таба
◐ 16.10 ✔ Т.И.
ДИН
Җәдитчелек аркасында татарлар иң гыйлемле милләт булды
◐ 02.06 ✔ Д.К.
КҮРГӘЗМӘ
Сөембикә образы татар рәссамнары иҗатында
◐ 20.10 ✔ Т.И.
ТӨРКИЧЕЛЕК
Төрки телләр глобальләшү чорында юкка чыгарлар шикелле
◐ 27.05 ✔ Т.И.
ТАРИХ
XVII гасырда татар теле халыкара аралашу теле булган
◐ 31.07 ✔ Т.И.

© Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
© 2014-2017 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.