Татар Теле
Милләт
Тарих
Күргәзмә

«Бакый Урманче исемендәге премия-2016»


Бакый Урманче исемендәге премия-2016

2016 елның 24 февралендә Казан Кирмәнендә «Хәзинә» Милли сәнгать галереясында Бакый Урманче исемендәге премия-2016 лауреатларын тантаналы төстә бүләкләү булып үтте.

Бу абруйлы бүләккә һәм истәлек дипломы белән 100000 сум күләмендәге акчалата бүләкләүгә лаек булдылар:

 • Александр Александрович Петров - рәсем сәнгате өлкәсендә «Балачактан» дигән триптих иҗат иткән өчен.

 • Вера Владимировна Карасева - «Графика» өлкәсендә «Татарстанның тарихи шәһәрләре» дигән график серияләре өчен.

 • Рөстәм Ансарович Габбасов - «Скульптура» өлкәсендә «Тукай әкиятләре» дигән скульптура композицияләре өчен.

 • Рөстәм Ильшатович Шәмсетдинов - «Бизәү сәнгате» өлкәсендә «Татар язуы тарихы» проектында керамик панно иҗат иткән өчен.

 • Ольга Львовна Улемнова - «Теория һәм сәнгать, тәнкыйть, сәнгать белеме тарихы» өлкәсендә «Җайдак» графика коллективы» дигән сәнгать белеме хезмәте өчен. 1920-1924. «Гасырлар тузанын сөрткәндә...» дигән күргәзмә каталогы.

Исегезгә төшерәбез, Бакый Урманче исемендәге премия Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы тарафыннан 1998 елда кертелгән иде, ул ике елга бер тапкыр бирелә. Премия милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, һөнәри осталыклары, яңалык һәм оригинальлеге белән аерылып торган, үзенчәлекле автор стиле булган, шулай ук сәнгать теориясе һәм тарихындагы тикшеренүләр, сәнгати тәнкыйть, күргәзмә проектлары һәм акцияләр өчен бирелә.

24.02.2016

© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.

Яңалыклар / Архив
ДИН
ТР мөфтие Ислам рөхсәт иткән спорт төрләре турында
◐ 19.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Рафис Кашапов кулга алынудан куркып Россиядән китте
◐ 06.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Пензада татар мәктәбе ачарга телиләр,әмма хакимият каршы чыга
◐ 29.12 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Алмаз Хәмзин: 1552нче елдан татарларның каннарына курку сеңгән
◐ 12.12 ✔ Т.И.
МӘДӘНИЯТ
Марат Бәшәров: «Мин үземнең туган татар телемне бик сагындым»
◐ 06.09 ✔ Д.К.
Танылган / Архив
ФАКТЛАР
Татарлар һәм Татарстан турында кызыклы фактлар
◐ 2014 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
СССРда Алтын Урданы өйрәнүне тыю – очраклы хәл түгел
◐ 02.11 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
ТР МДН татар теле өчен көрәшне дәвам итә
◐ 07.12 ✔ Д.К.
ҖӘМГЫЯТЬ
Төркиянең төп илчесе Дильмач татарлар, Казан һәм татар теле турында
◐ 15.12 ✔ Т.И.
ТАРИХ
Гали Еникеев: «Безнең исемебез Татар»
◐ 18.04 ✔ Т.И.
Сайлап алынганнары / Архив
ТАРИХ
Гарәп теле өйрәнү кагыйдәләрен татар галиме Карабаш уйлап таба
◐ 16.10 ✔ Т.И.
ДИН
Җәдитчелек аркасында татарлар иң гыйлемле милләт булды
◐ 02.06 ✔ Д.К.
КҮРГӘЗМӘ
Сөембикә образы татар рәссамнары иҗатында
◐ 20.10 ✔ Т.И.
ТӨРКИЧЕЛЕК
Төрки телләр глобальләшү чорында юкка чыгарлар шикелле
◐ 27.05 ✔ Т.И.
ТАРИХ
XVII гасырда татар теле халыкара аралашу теле булган
◐ 31.07 ✔ Т.И.

© Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
© 2014-2019 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.