Татар Теле
Милләт
Тарих
Күргәзмә

«Президент кала!» һәм «Туганнар бергә!»


Президент кала! һәм Туганнар бергә!

Атна башында Казан кирмәнендә мөстәкыйль Татарстан Җөмһүрияте президенты – Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында ел саен була торган матбугат конференциясе булып үтте, ул 2015 ел нәтиҗәләренә йомгак ясауга багышланган иде.

Журналистлар белән традицион очрашуда эшчәнлекнең төрле өлкәләрендәге бик күп мөһим һәм көн үзәгендәге темалар кузгатылды, алар арасында иң әһәмиятлесе, беренчедән: республиканың иң югары урындагы башлыгын ничек атау һәм, икенчедән, Төркия белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр булды. Бу уңайдан Рөстәм Нургали улы түбәндәгеләрне белдерде:

«Что касается меня, то я избранный президент, федеральный законодатель такую возможность дал нашей республике...».

«Знаете, это непростая ситуация, очень болезненная и очень чувствительная для Татарстана... Турецкий народ для Татарстана, для татар это братский народ. Мы одной языковой группы, мы одной религиозной принадлежности... Мы очень сожалеем, что так получилось... Думаю, что политическое разрешение произойдет, а те контакты и проекты, которые есть, нам надо сохранить общими усилиями...».

Шулай итеп, барыбызга да билгеле вакыйгалар башланганнан бирле, республика хакимиятенең әлеге мөһим һәм авыр сорауларга рәсми тоткан юлы игълан ителде.

Шунысын да әйтик, кичә ТР Дәүләт советы республиканың иң югары урындагы башлыгы - Президент атамасын алыштыру темасына кагылмыйча «кышкы каникулларга» китеп барды, димәк 2016 елның 1 гыйнварыннан соң да ул үзгәрешсез кала дигән сүз.

24.12.2015

© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.

Яңалыклар / Архив
ДИН
ТР мөфтие Ислам рөхсәт иткән спорт төрләре турында
◐ 19.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Рафис Кашапов кулга алынудан куркып Россиядән китте
◐ 06.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Пензада татар мәктәбе ачарга телиләр,әмма хакимият каршы чыга
◐ 29.12 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Алмаз Хәмзин: 1552нче елдан татарларның каннарына курку сеңгән
◐ 12.12 ✔ Т.И.
МӘДӘНИЯТ
Марат Бәшәров: «Мин үземнең туган татар телемне бик сагындым»
◐ 06.09 ✔ Д.К.
Танылган / Архив
ФАКТЛАР
Татарлар һәм Татарстан турында кызыклы фактлар
◐ 2014 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
СССРда Алтын Урданы өйрәнүне тыю – очраклы хәл түгел
◐ 02.11 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
ТР МДН татар теле өчен көрәшне дәвам итә
◐ 07.12 ✔ Д.К.
ҖӘМГЫЯТЬ
Төркиянең төп илчесе Дильмач татарлар, Казан һәм татар теле турында
◐ 15.12 ✔ Т.И.
ТАРИХ
Гали Еникеев: «Безнең исемебез Татар»
◐ 18.04 ✔ Т.И.
Сайлап алынганнары / Архив
ТАРИХ
Гарәп теле өйрәнү кагыйдәләрен татар галиме Карабаш уйлап таба
◐ 16.10 ✔ Т.И.
ДИН
Җәдитчелек аркасында татарлар иң гыйлемле милләт булды
◐ 02.06 ✔ Д.К.
КҮРГӘЗМӘ
Сөембикә образы татар рәссамнары иҗатында
◐ 20.10 ✔ Т.И.
ТӨРКИЧЕЛЕК
Төрки телләр глобальләшү чорында юкка чыгарлар шикелле
◐ 27.05 ✔ Т.И.
ТАРИХ
XVII гасырда татар теле халыкара аралашу теле булган
◐ 31.07 ✔ Т.И.

© Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
© 2014-2019 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.