Татар Теле
Милләт
Тарих
Күргәзмә

Мәскәүдә танылган шагыйрь, язучы һәм драматург Расих Ханнановның «Җырлы гомер» дип аталган иҗат кичәсе булып үтте


Рим Хәсәнов

11 декабрьдә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә 85 яшен билгеләп үтүче танылган шагыйрь, язучы һәм драматург Расих Ханнановның «Җырлы гомер» дигән иҗат кичәсе булды.

Наилә Фәтехова

Ретро-концерт җылы һәм дустанә шартларда узды. Сәхнәдә Расих Нургали улының шигырьләре, танылган һәм халык мәхәббәтен яулаган соңгы еллардагы җырлары һәм шулай ук татар һәм башкорт телләрендәге яңа җырлары яңгырады.

Роза Хәбибуллина

Кичәнең концерт программасында катнаштылар: юбиляр белән бергә дистәләгән җыр язган танылган композитор, Тукай бүләге иясе – Рим Хәсәнов, Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисткасы – Наилә Фәтехова, Ильнара Нигъмәтуллина, Татарстанның атказанган артисткасы – Роза Хәбибуллина һ.б.

Шоңҡар

Ут уйнаткан милли биюләр белән Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге каршындагы үзешчән коллективлар, «Ак тирмә» Башкорт мәдәни үзәге һәм үзешчән татар һәм башкорт үзешчән театр студияләре чыгыш ясадылар.

Аҡ тирмә

Кичә бу чарада катнашучыларның бергәләп чыгыш ясаулары һәм фотосессия белән тәмамланды: соңыннан теләгән һәр кеше Расих Ханнановның китап һәм дискларын алды, шулай ук автограф алып, яраткан башкаручылары белән фотога төште.

12.12.2016

© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.

Яңалыклар / Архив
ДИН
ТР мөфтие Ислам рөхсәт иткән спорт төрләре турында
◐ 19.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Рафис Кашапов кулга алынудан куркып Россиядән китте
◐ 06.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Пензада татар мәктәбе ачарга телиләр,әмма хакимият каршы чыга
◐ 29.12 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Алмаз Хәмзин: 1552нче елдан татарларның каннарына курку сеңгән
◐ 12.12 ✔ Т.И.
МӘДӘНИЯТ
Марат Бәшәров: «Мин үземнең туган татар телемне бик сагындым»
◐ 06.09 ✔ Д.К.
Танылган / Архив
ФАКТЛАР
Татарлар һәм Татарстан турында кызыклы фактлар
◐ 2014 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
СССРда Алтын Урданы өйрәнүне тыю – очраклы хәл түгел
◐ 02.11 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
ТР МДН татар теле өчен көрәшне дәвам итә
◐ 07.12 ✔ Д.К.
ҖӘМГЫЯТЬ
Төркиянең төп илчесе Дильмач татарлар, Казан һәм татар теле турында
◐ 15.12 ✔ Т.И.
ТАРИХ
Гали Еникеев: «Безнең исемебез Татар»
◐ 18.04 ✔ Т.И.
Сайлап алынганнары / Архив
ТАРИХ
Гарәп теле өйрәнү кагыйдәләрен татар галиме Карабаш уйлап таба
◐ 16.10 ✔ Т.И.
ДИН
Җәдитчелек аркасында татарлар иң гыйлемле милләт булды
◐ 02.06 ✔ Д.К.
КҮРГӘЗМӘ
Сөембикә образы татар рәссамнары иҗатында
◐ 20.10 ✔ Т.И.
ТӨРКИЧЕЛЕК
Төрки телләр глобальләшү чорында юкка чыгарлар шикелле
◐ 27.05 ✔ Т.И.
ТАРИХ
XVII гасырда татар теле халыкара аралашу теле булган
◐ 31.07 ✔ Т.И.

© Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
© 2014-2017 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.