Татар Теле
Милләт
Тарих
Күргәзмә

Рөстәм Миңнеханов: «Кулакларны бетерү булды. Бер тапкыр тигезләделәр инде». Татарстан Мәскәүнең бюджет сәясәтенә каршы чыкты


Рөстәм Миңнеханов

Татарстан Югары Советының йомгаклау утырышында республика хакимиятендәгеләр Мәскәүнең бюджет сәясәтенә каршы чыктылар, ул өстәмә табышларны реципиентлар файдасына донор-регионнардан алуга каршы юнәлтелгән иде.

Белгечләр исәпләве буенча, федераль үзәкнең мондый сәясәтеннән республикага 8 млрд сумлык зыян килә.

«Ил кая бара?.. Болай булмый бит инде! Без реципиент регионнарга булышырга кирәклеген аңлыйбыз, ләкин ул бүген булганны тартып алу, хәлне кыенлаштыру хисабына булырга тиеш түгел. Кулакларны бетерү булды. Бер тапкыр тигезләделәр бит инде. Нәтиҗәләрен үзебез күрдек. Бу шуңа ошаган. Я, нәрсә инде бу? Әгәр берәр төрле мәсьәләләр булса, алар килештерелергә тиеш, исәпләнергә, ә берьяклы гына кабул ителергә тиеш түгел», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

«Бу бик җиңел юл, безнең кайбер федерация җитәкчеләре шуны сайлый. Мөгаен, Россия президентына болай эшләүне җиңел дип әйтәләрдер. Ничек җиңел булсын? Бу бик авыр, без үз фикеребезне әйтергә тиешбез, бу дөрес түгел», - дип өстәде Татарстан Президенты.

Исегезгә төшерәбез, 2017 ел бюджетына кертелгән төзәтмәләр буенча, үзәк файдасына регионнардан табыштан алынучы салым 1%ка артачак.

28.12.2016

© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.

Яңалыклар / Архив
ДИН
ТР мөфтие Ислам рөхсәт иткән спорт төрләре турында
◐ 19.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Рафис Кашапов кулга алынудан куркып Россиядән китте
◐ 06.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Пензада татар мәктәбе ачарга телиләр,әмма хакимият каршы чыга
◐ 29.12 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Алмаз Хәмзин: 1552нче елдан татарларның каннарына курку сеңгән
◐ 12.12 ✔ Т.И.
МӘДӘНИЯТ
Марат Бәшәров: «Мин үземнең туган татар телемне бик сагындым»
◐ 06.09 ✔ Д.К.
Танылган / Архив
ФАКТЛАР
Татарлар һәм Татарстан турында кызыклы фактлар
◐ 2014 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
СССРда Алтын Урданы өйрәнүне тыю – очраклы хәл түгел
◐ 02.11 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
ТР МДН татар теле өчен көрәшне дәвам итә
◐ 07.12 ✔ Д.К.
ҖӘМГЫЯТЬ
Төркиянең төп илчесе Дильмач татарлар, Казан һәм татар теле турында
◐ 15.12 ✔ Т.И.
ТАРИХ
Гали Еникеев: «Безнең исемебез Татар»
◐ 18.04 ✔ Т.И.
Сайлап алынганнары / Архив
ТАРИХ
Гарәп теле өйрәнү кагыйдәләрен татар галиме Карабаш уйлап таба
◐ 16.10 ✔ Т.И.
ДИН
Җәдитчелек аркасында татарлар иң гыйлемле милләт булды
◐ 02.06 ✔ Д.К.
КҮРГӘЗМӘ
Сөембикә образы татар рәссамнары иҗатында
◐ 20.10 ✔ Т.И.
ТӨРКИЧЕЛЕК
Төрки телләр глобальләшү чорында юкка чыгарлар шикелле
◐ 27.05 ✔ Т.И.
ТАРИХ
XVII гасырда татар теле халыкара аралашу теле булган
◐ 31.07 ✔ Т.И.

© Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
© 2014-2017 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.