Татар Теле
Милләт
Тарих
Күргәзмә

Ярдәм сорап ялвару. «Татфондбанк»ның гаҗиз калган вкладчылары change.org с сайтында петиция булдырдылар


«Татфондбанк»ның гаҗиз калган вкладчылары change.org с сайтында петиция булдырдылар
change.org сайтының скриншоты

Үткән атна азагында «Татфондбанк»ның вкладчылары үз акчаларын ала алмауга гаҗиз калып, change.org сайтында ике президент – Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов исеменә, барлыкка килгән хәлгә катнашуларын сорап, петиция яздылар.

Үтенечнең авторы, банк клиентлары исеменнән чыгыш ясаган Чабаксарда яшәүче Татьяна Ларина, петиция генә язып калмаска, 22 декарь көнне битараф булмаган гражданнарга йомгаклау конференциясендә В. В. Путинга мөрәҗәгать итәргә чакырды.

«Бу тулысы белән президентка һәм Татарстан хөкүмәтенә ышанган кече бизнесның ярдәм сорап кычкыруы. Илдәге йөз меңләгән фирмаларның соңгы акчалары «Татфондбанк»та йомылып калды, ә бу фирмаларның күпме хезмәткәрләре бар, алар да урамда калырга мөмкиннәр бит...» - диелә петициядә, аерым алганда.

Хәзерге вакытка бу акцияне ике меңнән артык кеше яклап кушылды.

Исегезгә төшерәбез, «Татфондбанк»та түләү һәм акча алу проблемалары ике атна элек, «Пересвет» банкында кредиторларның таләпләренә мораторий кертелгәннән соң башланган иде.

19.12.2016

© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.

Яңалыклар / Архив
ДИН
ТР мөфтие Ислам рөхсәт иткән спорт төрләре турында
◐ 19.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Рафис Кашапов кулга алынудан куркып Россиядән китте
◐ 06.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Пензада татар мәктәбе ачарга телиләр,әмма хакимият каршы чыга
◐ 29.12 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Алмаз Хәмзин: 1552нче елдан татарларның каннарына курку сеңгән
◐ 12.12 ✔ Т.И.
МӘДӘНИЯТ
Марат Бәшәров: «Мин үземнең туган татар телемне бик сагындым»
◐ 06.09 ✔ Д.К.
Танылган / Архив
ФАКТЛАР
Татарлар һәм Татарстан турында кызыклы фактлар
◐ 2014 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
СССРда Алтын Урданы өйрәнүне тыю – очраклы хәл түгел
◐ 02.11 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
ТР МДН татар теле өчен көрәшне дәвам итә
◐ 07.12 ✔ Д.К.
ҖӘМГЫЯТЬ
Төркиянең төп илчесе Дильмач татарлар, Казан һәм татар теле турында
◐ 15.12 ✔ Т.И.
ТАРИХ
Гали Еникеев: «Безнең исемебез Татар»
◐ 18.04 ✔ Т.И.
Сайлап алынганнары / Архив
ТАРИХ
Гарәп теле өйрәнү кагыйдәләрен татар галиме Карабаш уйлап таба
◐ 16.10 ✔ Т.И.
ДИН
Җәдитчелек аркасында татарлар иң гыйлемле милләт булды
◐ 02.06 ✔ Д.К.
КҮРГӘЗМӘ
Сөембикә образы татар рәссамнары иҗатында
◐ 20.10 ✔ Т.И.
ТӨРКИЧЕЛЕК
Төрки телләр глобальләшү чорында юкка чыгарлар шикелле
◐ 27.05 ✔ Т.И.
ТАРИХ
XVII гасырда татар теле халыкара аралашу теле булган
◐ 31.07 ✔ Т.И.

© Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
© 2014-2017 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.