Татар Теле
Милләт
Тарих
Күргәзмә

«Түбәтәй» - Көнбатышка атлый


«Түбәтәй» - Көнбатышка атлый

2016 елның 12 июнендә Мәскәүдә Дербен яр буенда күптән көтелгән беренче татар тиз туклану челтәре ноктасы - «Түбәтәй» ачылды.

Ачу тантанасы җылы һәм дуслык шартларында узды, теләгән һәркем иң түбән бәяләрдән чып-чын өй ашлары алды, шулай ук меню, интерьер һәм, гомумән, кафе буенча үз теләкләрен җиткерде.

«Түбәтәй» в Москве

Шулай ук барлык кунаклар өчен төрле ярышлар, акцияләр, викториналар, призлар уйнату һәм иң танылган татар кухнясы ашларын бушлай татып карау оештырылды...

* * *

Шунысын да әйтеп үтик, Мәскәүдә бу киоскны ачу глобаль татар фастфуд челтәрен булдыруга беренче адым булып тора. «Түбәтәй»не оештыручылар фикеренчә, алдагы елларда тагын дистәләгән шундый туклану нокталарын Россиядә генә түгел, ә дөньяның төрле илләрендә дә ачу планлаштырыла.

«Кара Аккош» интернет-журналының кыска белешмәсе:

•  Тиз туклану «Түбәтәй» рестораннар челтәрен өч яшь эшмәкәр оештырды. Алар: Солтан Сафин, Азат Нәҗметдинов һәм Айнур Камалиевлар. Инде берничә еллар буе бу егетләр татар милли фастфудын булдыру фикере белән йөрделәр.

•  Туклану челтәренең спонсоры - ЯАО «Ядран-Ойл» нефть трейдинг компаниясе. Ул әлеге амбицияле проектка ышанып, аңа 20 миллион сум күләмендә инвестицияләр кертте.

• «Түбәтәй»нең башка фастфудлардан төп аермасы шунда: ул ачыктан-ачык миллилеккә өстенлек бирәчәк, монда бөтенесе, ашамлыктан башлап сатучыларга кадәр-һәммәсе, татар мәдәнияте белән бәйле булачак. Аерым алганда:

• Меню - татар кухнясы ризыкларыннан торачак;
• Киоск - татар түбәтәе рәвешендә булачак;
• Хезмәт күрсәтүчеләр – һичшиксез, татарча сөйләшә белергә тиешләр;
• Ашамлык төргәкләре - милли бизәкле булачак һәм татар шагыйрьләренең шигырьләре язылачак.

12.06.2016

© Әлфия Кудякова


© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.

Яңалыклар / Архив
ДИН
ТР мөфтие Ислам рөхсәт иткән спорт төрләре турында
◐ 19.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Рафис Кашапов кулга алынудан куркып Россиядән китте
◐ 06.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Пензада татар мәктәбе ачарга телиләр,әмма хакимият каршы чыга
◐ 29.12 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Алмаз Хәмзин: 1552нче елдан татарларның каннарына курку сеңгән
◐ 12.12 ✔ Т.И.
МӘДӘНИЯТ
Марат Бәшәров: «Мин үземнең туган татар телемне бик сагындым»
◐ 06.09 ✔ Д.К.
Танылган / Архив
ФАКТЛАР
Татарлар һәм Татарстан турында кызыклы фактлар
◐ 2014 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
СССРда Алтын Урданы өйрәнүне тыю – очраклы хәл түгел
◐ 02.11 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
ТР МДН татар теле өчен көрәшне дәвам итә
◐ 07.12 ✔ Д.К.
ҖӘМГЫЯТЬ
Төркиянең төп илчесе Дильмач татарлар, Казан һәм татар теле турында
◐ 15.12 ✔ Т.И.
ТАРИХ
Гали Еникеев: «Безнең исемебез Татар»
◐ 18.04 ✔ Т.И.
Сайлап алынганнары / Архив
ТАРИХ
Гарәп теле өйрәнү кагыйдәләрен татар галиме Карабаш уйлап таба
◐ 16.10 ✔ Т.И.
ДИН
Җәдитчелек аркасында татарлар иң гыйлемле милләт булды
◐ 02.06 ✔ Д.К.
КҮРГӘЗМӘ
Сөембикә образы татар рәссамнары иҗатында
◐ 20.10 ✔ Т.И.
ТӨРКИЧЕЛЕК
Төрки телләр глобальләшү чорында юкка чыгарлар шикелле
◐ 27.05 ✔ Т.И.
ТАРИХ
XVII гасырда татар теле халыкара аралашу теле булган
◐ 31.07 ✔ Т.И.

© Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
© 2014-2019 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.