Татар Теле
Милләт
Тарих
Күргәзмә

Бөтентатар иҗтимагый үзәге татар телен бердәнбер дәүләт теле дип игълан итәргә чакыра


2017 елның 17 гыйнварында Бөтентатар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) төрле дәрәҗәдәге депутатарларга, республикадагы сәяси һәм иҗтимагый оешмаларга «Татар телен сакларга» дигән баш астында ачык мөрәҗәгать таратты.

Мөрәҗәгатьтә, аерым алганда, татар теленең тәмам үлеп баруы, республикада чынлыкта икетеллелекнең булмавы һәм шулай ук соңгы 25 елда Русиядә меңләгән татар мәктәпләренең ябылуы турында әйтелә.

«1990 елдан башлап Татарстан парламенты һәм хөкүмәте татар телен саклау һәм үстерү өчен көрәшәбез дип бик әйбәт күз буйыйлар. Шул ук вакытта Русиядә 4000, ә республикада 699 татар мәктәбе, ТДГПУда, КФУда татар факультетлары ябылды. Татарстан Дәүләт шурасы 26 ел дәверендә үзенең утырышын һич югы бер тапкыр гына булса да татар телендә оештыра алмады. Казан шәһәр Думасында синхрон тәрҗемәне бетерделәр. Шулай булгач Татарстан башкаласында рәсми рәвештә бер дәүләт теле – рус теле. Тагын гаҗәп күренеш - Татарстан башкаласы мәҗлесендә татар телендә чыгыш ясап булмый!» - диелә мөрәҗәгатьтә.

Килеп туган шушы хәлләр уңаеннан БТИҮ әгъзалары «Нәрсә эшләргә?», - дигән сорау куйдылар һәм үзләре үк җавап та бирделәр: «Татарстанда бер дәүләт теле булырга тиеш-татар теле. Бу артык кискен чарамы? Татар телен коткару турында, бәлки, башка тәкъдимнәр бардыр? Татарстанда икетеллелек булырга мөмкиме? Әйдәгез, киңәшләшик! «Татар телен ничек сакларга?» дигән темага матбугат чараларында, социаль челтәрләрдә фикер алышырга чакырабыз».

18.01.2017

© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.

Яңалыклар / Архив
ДИН
ТР мөфтие Ислам рөхсәт иткән спорт төрләре турында
◐ 19.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Рафис Кашапов кулга алынудан куркып Россиядән китте
◐ 06.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Пензада татар мәктәбе ачарга телиләр,әмма хакимият каршы чыга
◐ 29.12 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Алмаз Хәмзин: 1552нче елдан татарларның каннарына курку сеңгән
◐ 12.12 ✔ Т.И.
МӘДӘНИЯТ
Марат Бәшәров: «Мин үземнең туган татар телемне бик сагындым»
◐ 06.09 ✔ Д.К.
Танылган / Архив
ФАКТЛАР
Татарлар һәм Татарстан турында кызыклы фактлар
◐ 2014 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
СССРда Алтын Урданы өйрәнүне тыю – очраклы хәл түгел
◐ 02.11 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
ТР МДН татар теле өчен көрәшне дәвам итә
◐ 07.12 ✔ Д.К.
ҖӘМГЫЯТЬ
Төркиянең төп илчесе Дильмач татарлар, Казан һәм татар теле турында
◐ 15.12 ✔ Т.И.
ТАРИХ
Гали Еникеев: «Безнең исемебез Татар»
◐ 18.04 ✔ Т.И.
Сайлап алынганнары / Архив
ТАРИХ
Гарәп теле өйрәнү кагыйдәләрен татар галиме Карабаш уйлап таба
◐ 16.10 ✔ Т.И.
ДИН
Җәдитчелек аркасында татарлар иң гыйлемле милләт булды
◐ 02.06 ✔ Д.К.
КҮРГӘЗМӘ
Сөембикә образы татар рәссамнары иҗатында
◐ 20.10 ✔ Т.И.
ТӨРКИЧЕЛЕК
Төрки телләр глобальләшү чорында юкка чыгарлар шикелле
◐ 27.05 ✔ Т.И.
ТАРИХ
XVII гасырда татар теле халыкара аралашу теле булган
◐ 31.07 ✔ Т.И.

© Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
© 2014-2017 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.