Татар Теле
Милләт
Тарих
Күргәзмә

«Айсылу». Пролог


Кичә Казанда «Мир» кинотеатрында «Айсылу» дигән кыска метражлы татар нәфис фильмының премьерасы булды, анда талантлы авыл кызының катлаулы язмышы күрсәтелә.

Фильм көтелмәгән шау-шу китереп чыгарды, 28 минутлык кыска метражлы фильмны карарга теләүчеләрнең чираты урамга кадәр сузылган иде; шул сәбәпле, фильмны карауны оештыручылар тамашачыларны икегә бүлделәр һәм кабатлап күрсәтергә булдылар.

Фильм берәүне дә битараф калдырмады, мәсәлән беренче булып караган тамашачылар татар халык җыры «Ак калфак» яңгыраганда төп героиня Айсылуга кушылып бөтен зал белән җырлап утырдылар. Сеанс тәмамланганда исә күп кеше күргәннәреннән соклануларын яшермәде, кайберләренең күзләре дә яшьләнгән иде.

Кичә тәмамланганда сәхнәгә фильмны төшерүчеләр һәм артистлар күтәрелде, алар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм фильмның тагын булачак дәвамы турындагы планнары белән уртаклаштылар.

Кыска белешмә:

«Айсылу» фильмы яшь режиссер Рөстәм Рәшитов тарафыннан «Татаркино» заказы буенча 2014 елда төшерелә; картинада рольләрне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры, К. Тинчурин театры артистлары башкара, баш рольне исә яшь йолдыз - Гөлназ Галимуллина уйнады.

Кыска метражлы «Айсылу» фильмы үзенә күрә 2015 елда төшереләчәк фильмнарның прологы булып тора, чөнки аны төшерүчеләр тагын 2-3 тулы метражлы фильм һәм 12 күренештән торган сериал төшерергә җыеналар.

12.02.2015

© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.

Яңалыклар / Архив
ДИН
ТР мөфтие Ислам рөхсәт иткән спорт төрләре турында
◐ 19.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Рафис Кашапов кулга алынудан куркып Россиядән китте
◐ 06.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Пензада татар мәктәбе ачарга телиләр,әмма хакимият каршы чыга
◐ 29.12 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Алмаз Хәмзин: 1552нче елдан татарларның каннарына курку сеңгән
◐ 12.12 ✔ Т.И.
МӘДӘНИЯТ
Марат Бәшәров: «Мин үземнең туган татар телемне бик сагындым»
◐ 06.09 ✔ Д.К.
Танылган / Архив
ФАКТЛАР
Татарлар һәм Татарстан турында кызыклы фактлар
◐ 2014 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
СССРда Алтын Урданы өйрәнүне тыю – очраклы хәл түгел
◐ 02.11 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
ТР МДН татар теле өчен көрәшне дәвам итә
◐ 07.12 ✔ Д.К.
ҖӘМГЫЯТЬ
Төркиянең төп илчесе Дильмач татарлар, Казан һәм татар теле турында
◐ 15.12 ✔ Т.И.
ТАРИХ
Гали Еникеев: «Безнең исемебез Татар»
◐ 18.04 ✔ Т.И.
Сайлап алынганнары / Архив
ТАРИХ
Гарәп теле өйрәнү кагыйдәләрен татар галиме Карабаш уйлап таба
◐ 16.10 ✔ Т.И.
ДИН
Җәдитчелек аркасында татарлар иң гыйлемле милләт булды
◐ 02.06 ✔ Д.К.
КҮРГӘЗМӘ
Сөембикә образы татар рәссамнары иҗатында
◐ 20.10 ✔ Т.И.
ТӨРКИЧЕЛЕК
Төрки телләр глобальләшү чорында юкка чыгарлар шикелле
◐ 27.05 ✔ Т.И.
ТАРИХ
XVII гасырда татар теле халыкара аралашу теле булган
◐ 31.07 ✔ Т.И.

© Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
© 2014-2020 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.