Татар Теле
Милләт
Тарих
Күргәзмә

«Ак чәчәкләр» – роман-гомер


«Ак чәчәкләр» – роман-гомер
Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы буенча эшләнгән сериалдан кадрлар

2015 елның 25 августында «Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре» программасы кысаларында, Асадуллаев йортында татар язучысы Габдрахман Әпсәләмовның иң танылган романнарының берсе - «Ак чәчәкләр» басылып чыгуның 50 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә булып үтте.

Тамашачылар каршында Камал театры йолдызлары - Әзһәр Шакиров белән Ирек Кашапов, танылган җырчы - Альбина Латипова, хөрмәтле кунаклар - ТР Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм тарихчы Марат Сәфәров чыгыш ясадылар.

Татарстан Республикасының халык шагыйрьләре - Равил Фәйзуллин белән Ренат Харис үзләренең даһи язучы турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.

Кичәне язучының оныгы – шагыйрә Альбина Әпсәләмова алып барды
Кичәне язучының оныгы – шагыйрә Альбина Әпсәләмова алып барды

Кичә барышында аны алып баручылар - Гүзәл Сагитова белән Альбина Әпсәләмова тамашачыларны Габдрахман Сафиевичның биографиясе һәм тормышындагы күпчелеккә билгеле булмаган фактлар белән таныштырдылар.

Чараның төп вакыйгасы - «Ак чәчәкләр» сериалыннан өзекләр күрсәтү булды, аны Габдрахман Әпсәләмовның шул исемдәге романы буенча «ТНВ-Татарстан» телеканалы төшергән.

Программаның рәсми өлеше тәмамланганнан соң теләгән һәркемгә тематик әдәбият һәм сувенирлар алырга, шулай ук үзара аралашырга, кичәдә катнашучылар белән фотога төшәргә мөмкин булды.

26.08.2015

© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.

Яңалыклар / Архив
ДИН
ТР мөфтие Ислам рөхсәт иткән спорт төрләре турында
◐ 19.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Рафис Кашапов кулга алынудан куркып Россиядән китте
◐ 06.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Пензада татар мәктәбе ачарга телиләр,әмма хакимият каршы чыга
◐ 29.12 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Алмаз Хәмзин: 1552нче елдан татарларның каннарына курку сеңгән
◐ 12.12 ✔ Т.И.
МӘДӘНИЯТ
Марат Бәшәров: «Мин үземнең туган татар телемне бик сагындым»
◐ 06.09 ✔ Д.К.
Танылган / Архив
ФАКТЛАР
Татарлар һәм Татарстан турында кызыклы фактлар
◐ 2014 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
СССРда Алтын Урданы өйрәнүне тыю – очраклы хәл түгел
◐ 02.11 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
ТР МДН татар теле өчен көрәшне дәвам итә
◐ 07.12 ✔ Д.К.
ҖӘМГЫЯТЬ
Төркиянең төп илчесе Дильмач татарлар, Казан һәм татар теле турында
◐ 15.12 ✔ Т.И.
ТАРИХ
Гали Еникеев: «Безнең исемебез Татар»
◐ 18.04 ✔ Т.И.
Сайлап алынганнары / Архив
ТАРИХ
Гарәп теле өйрәнү кагыйдәләрен татар галиме Карабаш уйлап таба
◐ 16.10 ✔ Т.И.
ДИН
Җәдитчелек аркасында татарлар иң гыйлемле милләт булды
◐ 02.06 ✔ Д.К.
КҮРГӘЗМӘ
Сөембикә образы татар рәссамнары иҗатында
◐ 20.10 ✔ Т.И.
ТӨРКИЧЕЛЕК
Төрки телләр глобальләшү чорында юкка чыгарлар шикелле
◐ 27.05 ✔ Т.И.
ТАРИХ
XVII гасырда татар теле халыкара аралашу теле булган
◐ 31.07 ✔ Т.И.

© Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
© 2014-2017 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.