2014 елның 17 декабрендә Муса Җәлил исемендәге татар этно-мәдәни компонентлы 1186нчы номерлы мәктәп базасында күренекле татар мәгърифәтчесе, галим һәм журналист Каюм Насыйри исемендәге Институт үзәге ачылды.
Үзәкнең төп максаты: татар теленә өйрәтү һәм милли мәдәниятне үстерү булачак.
Бу проектны оештыручыларның теләкләре буенча, ә аны Татарстан хөкүмәте һәм КФУ тормышка ашыра, Каюм Насыйри үзәге татар мәдәниятен саклауга булышып кына калмаска, ә аны үстерергә дә тиеш булачак.
Шунысын да билгеләп үтик, Мәскәүдән тыш мондый үзәкләрне Казахстанда, Төркиядә, Кытайда, Чехиядә һәм Финляндиядә ачу планлаштырыла.
Моны белү кызык:
Каюм Насыйри үзәге уйланылган бердәнбер үзәк түгел, мәсәлән, Испаниядә нәкъ шундый Мигель де Сервантес Институты бар, Кытайда Конфуций Институты, ә Германиядә (шундый үзәкләрнең иң өлкәне) Иоһанн Гете Институты. Шулай итеп, Каюм Насыйри Институты милли тел һәм мәдәниятне өйрәнү һәм популярлаштыручы халыкара үзәкләр исемлегендә – дүртенчесе булды.
17.12.2014
© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.
|