2014 елның 1 декабрендә доменнар зонасында беренче дәрәҗәдәге tatar. доменын теркәүнең өченче этабы башланды. Үз домен исемнәрен теркәүгә хокукны коммерция белән шөгыльләнмәгән оешмалар, сәүдә маркалары (билгеләре) һәм масса-күләм мәгълүмат чаралары хуҗалары алдылар. Теркәүне төгәлләү 2014 елның 22 декабренә билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез, бу «Өстенлекле» теркәлүнең соңгы этабы. Алдагы ике этапта теркәлделәр: ICANN Депозитариенә кергән товар билгеләре хуҗалары (беренче этап), ТР дәүләт идарәсе органнары, дәүләт бюджеттан тыш фондлар белән идарә итүче органнар, ТР җирле үзидарәсе һәм дәүләт учреждениеләре (икенче этап).
Физик затлар өчен доменнар зонасында беренче дәрәҗәдәге tatar. доменына теркәлү 2015 елда мөмкин булачак. Ул «Премиальный» дип аталачак һәм дүрт этаптан торачак:
1) 3 февральдән 9 февральгә кадәр (125 000 сумнан башлана);
2) 13 февральдән 19 февральгә кадәр (62 500 сумнан башлана);
3) 25 февральдән 3 мартка кадәр (12 500 сумнан башлана);
4) 10 марттан 16 мартка кадәр (2 500 сумнан башлана).
Калган барлык теләүчеләр өчен доменны теркәү 2015 елның 23 мартыннан башлана һәм аның бәясе 830сум булачак.
2.12.2014
© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.
|