Татар Теле
Милләт
Тарих
Күргәзмә

«Татар «Fast food»ы»


Татар «Fast food»ы

2015нче елның 14нче июнендә Казан шәһәренең үзәк тимер юл вокзалындагы мәйданда дөньяда беренче татар фастфуды - күптән көтелгән «Түбәтәй» милли ризыклар челтәрен рәсми рәвештә ачу тамашасы булып узды. («Fast food» - инглиз сүзе, «тиз ашау» дигәнне аңлата).

Бу чарада катнашучы кунаклар өчен төрле уеннар, бәйгеләр һәм интерактив музыка белән онытылмаслык шәп шоу оештырылган иде. Анда, теләге булган һәркем, иң очсыз бәядән тәмледән - тәмле татар милли ашларыннан авыз итә алды.

Әлеге чараны оештыручылар килгән кунаклар өчен күңелле сюрприз дә әзерләгәннәр.Бәйрәм азагында «Шикәрные» төркеменең «Җәй» дигән яңа җыры тәкъдим ителде.

* * *

Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге сәүдә ноктасын ачу дөньякүләм татар фастфуд челтәрен җәелдерүдә беренче адым булып тора. «Түбәтәй» фастфудын оештыручыларның фикерләре буенча, 2016нчы ел уртасына Татарстанда тагын 30 шундый туклану урыны ачу планлаштырыла, ә киләчәктә ул дөньяның төрле илләрендә булачак.

«Кара Аккош» интернет-журналының кыска белешмәсе:

•  Тиз туклану «Түбәтәй» рестораннар челтәрен өч яшь эшмәкәр оештырды. Алар: Солтан Сафин, Азат Нәҗметдинов һәм Айнур Камалиевлар. Инде берничә еллар буе бу егетләр татар милли фастфудын булдыру фикере белән йөрделәр.

•  Туклану челтәренең спонсоры - ЯАО «Ядран-Ойл» нефть трейдинг компаниясе. Ул әлеге амбицияле проектка ышанып, аңа 20 миллион сум күләмендә инвестицияләр кертте.

• «Түбәтәй»нең башка фастфудлардан төп аермасы шунда: ул ачыктан-ачык миллилеккә өстенлек бирәчәк, монда бөтенесе, ашамлыктан башлап сатучыларга кадәр-һәммәсе, татар мәдәнияте белән бәйле булачак. Аерым алганда:

• Меню - татар кухнясы ризыкларыннан торачак;
• Киоск - татар түбәтәе рәвешендә булачак;
• Хезмәт күрсәтүчеләр – һичшиксез, татарча сөйләшә белергә тиешләр;
• Ашамлык төргәкләре - милли бизәкле булачак һәм татар шагыйрьләренең шигырьләре язылачак.

15.06.2015

© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.

Яңалыклар / Архив
ДИН
ТР мөфтие Ислам рөхсәт иткән спорт төрләре турында
◐ 19.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Рафис Кашапов кулга алынудан куркып Россиядән китте
◐ 06.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Пензада татар мәктәбе ачарга телиләр,әмма хакимият каршы чыга
◐ 29.12 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Алмаз Хәмзин: 1552нче елдан татарларның каннарына курку сеңгән
◐ 12.12 ✔ Т.И.
МӘДӘНИЯТ
Марат Бәшәров: «Мин үземнең туган татар телемне бик сагындым»
◐ 06.09 ✔ Д.К.
Танылган / Архив
ФАКТЛАР
Татарлар һәм Татарстан турында кызыклы фактлар
◐ 2014 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
СССРда Алтын Урданы өйрәнүне тыю – очраклы хәл түгел
◐ 02.11 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
ТР МДН татар теле өчен көрәшне дәвам итә
◐ 07.12 ✔ Д.К.
ҖӘМГЫЯТЬ
Төркиянең төп илчесе Дильмач татарлар, Казан һәм татар теле турында
◐ 15.12 ✔ Т.И.
ТАРИХ
Гали Еникеев: «Безнең исемебез Татар»
◐ 18.04 ✔ Т.И.
Сайлап алынганнары / Архив
ТАРИХ
Гарәп теле өйрәнү кагыйдәләрен татар галиме Карабаш уйлап таба
◐ 16.10 ✔ Т.И.
ДИН
Җәдитчелек аркасында татарлар иң гыйлемле милләт булды
◐ 02.06 ✔ Д.К.
КҮРГӘЗМӘ
Сөембикә образы татар рәссамнары иҗатында
◐ 20.10 ✔ Т.И.
ТӨРКИЧЕЛЕК
Төрки телләр глобальләшү чорында юкка чыгарлар шикелле
◐ 27.05 ✔ Т.И.
ТАРИХ
XVII гасырда татар теле халыкара аралашу теле булган
◐ 31.07 ✔ Т.И.

© Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
© 2014-2020 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.