Гали Еникеев Асадуллаев йортында үзенең «Татар мирасы» китабын тәкъдир итә
2015 елның 20 июнендә Мәскәү Татар Мәдәни Үзәгендә мәгълүм татар язучысы Гали Еникеевның «Татар мирасы» дигән яңа-иске китабын тәкъдир итү булды, анда Гали Рәшитович бу китап ничек, ни өчен һәм ни сәбәптән язылган һәм хакыйкатькә ирешү юлында нинди каршылыкларны җиңәргә туры килгән һәм нәтиҗәдә болар ничек төгәлләнгән, шулар турында сөйләде.
Очрашу азагында һәркем авторга үзен кызыксындырган теләсә нинди соравын бирә алды, автограф яздырып алды, китап турында фикерен белдерде яки үз теләкләрен җиткерде һәм рәхмәт сүзләре әйтте.
«Кара Аккош» интернет-журналының кыска белешмәсе:
Гали Еникеев Рәшит улы - бәйсез татар тарихчысы, язучы; ул 1961 елның 6 августында Башкортстан башкаласы Уфада туган. 1992 елда Томск дәүләт университетын тәмамлаган. «Чыңгыз хан турында мифлар һәм чынбарлык», «Урда империясе таҗы», «Кара легенда эзләре буйлап», «Бөек Урда: дуслар, дошманнар һәм варислар» һәм «Татар мирасы» дигән танылган хезмәтләр авторы.
Гали Еникеев хезмәтләренең аерылып торган бер ягы шунда, аларда татар халкы турында калыплашкан һәм аңлы рәвештә тудырылган мифларны юкка чыгару һәм Алтын Урда турында рәсми тарихка кирәге булмаган чынбарлыкны ачу ярылып ята.
21.06.2015
© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.
|