Татар Теле
Милләт
Тарих
Күргәзмә

«Мин Пәйгамбәрне яратам»


Мин Пәйгамбәрне яратам

Бүген Татарстан Республикасының күп кенә зур мәчетләрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештырган - «Мин Пәйгамбәрне яратам» дигән масштаблы акция булып үтте.

Чарада катнашучы һәркем Аллаһ илчесенә булган хөрмәтен һәм яратуын махсус значок ярдәмендә белдерә алды, анда «Мин Пәйгамбәрне яратам» дигән өч телдә (татар, гарәп, рус) язылган язу бар иде.

Моннан тыш мәчетләрдә Пәйгамбәрнең тормышы һәм эшчәнлеге турында вәгазьләр укылды. Гыйбадәт кылучылар каршында республиканың танылган дин әһелләре өндәмә белән чыгышлар ясадылар.

Мондый чара үткәрелүгә Мөхәммәт Пәйгамбәргә ясалган карикатура сәбәпче булды; исегезгә төшерәбез, шушы елның 14нче гыйнварында танылган француз атналык сатирик журналы «Charlie Hebdo»да җәнҗал чыгаруга сәбәпче булган рәсем басылган иде.

Моны белү кызык:

Пәйгамбәргә теләктәшлек белдергән мондый чаралар дөньяның бик күп илләрендә үткәрелде инде, шул исәптән РФ кайбер регионнарында да. Мәсәлән, Чечен Республикасында, Россия эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, бу чарада миллионга якын кеше җыйналган.

30.01.2015

© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.

Яңалыклар / Архив
ДИН
ТР мөфтие Ислам рөхсәт иткән спорт төрләре турында
◐ 19.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Рафис Кашапов кулга алынудан куркып Россиядән китте
◐ 06.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Пензада татар мәктәбе ачарга телиләр,әмма хакимият каршы чыга
◐ 29.12 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Алмаз Хәмзин: 1552нче елдан татарларның каннарына курку сеңгән
◐ 12.12 ✔ Т.И.
МӘДӘНИЯТ
Марат Бәшәров: «Мин үземнең туган татар телемне бик сагындым»
◐ 06.09 ✔ Д.К.
Танылган / Архив
ФАКТЛАР
Татарлар һәм Татарстан турында кызыклы фактлар
◐ 2014 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
СССРда Алтын Урданы өйрәнүне тыю – очраклы хәл түгел
◐ 02.11 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
ТР МДН татар теле өчен көрәшне дәвам итә
◐ 07.12 ✔ Д.К.
ҖӘМГЫЯТЬ
Төркиянең төп илчесе Дильмач татарлар, Казан һәм татар теле турында
◐ 15.12 ✔ Т.И.
ТАРИХ
Гали Еникеев: «Безнең исемебез Татар»
◐ 18.04 ✔ Т.И.
Сайлап алынганнары / Архив
ТАРИХ
Гарәп теле өйрәнү кагыйдәләрен татар галиме Карабаш уйлап таба
◐ 16.10 ✔ Т.И.
ДИН
Җәдитчелек аркасында татарлар иң гыйлемле милләт булды
◐ 02.06 ✔ Д.К.
КҮРГӘЗМӘ
Сөембикә образы татар рәссамнары иҗатында
◐ 20.10 ✔ Т.И.
ТӨРКИЧЕЛЕК
Төрки телләр глобальләшү чорында юкка чыгарлар шикелле
◐ 27.05 ✔ Т.И.
ТАРИХ
XVII гасырда татар теле халыкара аралашу теле булган
◐ 31.07 ✔ Т.И.

© Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
© 2014-2020 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.