Мәдәният
Җәмгыять
Спорт
Финанслар
Сәясәт
Дин
Фотоотчетлар
Мәкаләләр
• ТУКАЙ ЭЗЛӘРЕ БУЙЛАП • ЧИТТӘН КАРАГАНДА • ЭНЦИКЛОПЕДИЯ

«Казан - WorldSkills-2019 башкаласы»


Казан

2015 елның 11 августында Бразилия шәһәре Сан-Паулуда WorldSkills International конференциясендә, ике раундлы тавыш бирүдән соң, Казан 2019 елда дөньякүләм эшче һөнәрләр чемпионатын кабул итү хокукын алды.

Чемпионатны кабул итү өчен барган көрәштә Казаныбыздан тыш Франциянең Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа шәһәрләре катнашты, әмма WSIда катнашучы илләренең әгъзалары кандидатларны финалда тәкъдим иткәннән соң, өстенлекне Татарстан башкаласына бирделәр.

Бу чараның эшлекле өлеше тәмамланганнан соң, Казанда чемпионатның рәсми сайты - worldskillskazan2019.org эшли башлады.

«Кара Аккош» интернет-журналының кыска белешмәсе:

WorldSkills International (WSI) – коммерцияле булмаган халыкара хәрәкәт, ул 1946 елда барлыкка килә; аның төп максатларының берсе һөнәри белем һәм эшче һөнәрен дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү. Ике елга бер тапкыр WSI 16 яшьтән 25 яшькә кадәр булган яшьләр арасында чемпионатлар уздыра, анда төрле ярышларда эшче һөнәрләре арасында иң-иң яхшыларын ачыклыйлар.

12.08.2015

© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.

• Журнал турында • Авторларга • Элемтәләр TAT RUS
Мәдәният Казанда татар язучысы Адлер Тимергалин төзегән «Миллият сүзлеген» тәкъдир итү булды.
»» 13.01.2017
Җәмгыять Татарстанда республикадан читтә яшәүче татарлар өчен туристик маршрутлар эшләргә...
»» 13.01.2017
Җәмгыять Татарстанда 2016 елда иң киң таралган исемнәр аталды.
»» 11.01.2017
Җәмгыять Мәскәүдә бердәм татар тарихы һәм мәдәнияте үзәге ачарга җыеналар.
»» 30.12.2016
Сәясәт Татарстан Мәскәүнең бюджет сәясәтенә каршы чыкты.
»» 28.12.2016
Эксклюзив
Мәскәүдә «Казан» чәйханәсендә танылган татар җырчысы Зилә Камалованың җыр концерты булып узды.
Вакыйга
Кремль сараенда «Үзгәреш җиле-2016» татар җыры фестивале лауреатларының Гала-концерты үтте.
Мәкалә
XX гасырның беренче яртысында революциягә кадәр чыгарылган күренекле газета-журналларга күзәтү.
Сайланма
Казанда Камал театры каршындагы мәйданда ел саен уза торган чара - «Хәтер Көне» митингысы үткәрелде.
 © Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
 © 2014-2016 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.