Мәдәният
Җәмгыять
Спорт
Финанслар
Сәясәт
Дин
Фотоотчетлар
Мәкаләләр
• ТУКАЙ ЭЗЛӘРЕ БУЙЛАП • ЧИТТӘН КАРАГАНДА • ЭНЦИКЛОПЕДИЯ

«Мисс Татарстан-2015»


Кичә Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Мисс Татарстан-2015» матурлык конкурсының финалы булып узды, анда республиканың 15 яшьтән 22 яшькә кадәрге 30 иң матур кызы катнашты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 18 яшьлек Виктория Романова җиңеп чыкты. Беренче вице-мисс булып 19 яшьлек Алисә Маненок, ә икенче вице-мисс булып Яр Чаллының 18 яшьлек кызы Гөлчәчәк Акбитова калды.

Моннан тыш «Мисс очарование» билгеләнде. Ул - Ләйлә Шәрипова. «Мисс Ривьриана»га Камилә Харисова һәм «Мисс фото»га Екатерена Тебекина лаек булдылар.

Шулай ук, традиция буенча «Мисс Казан» сайланды. Бу исемне башкаланың 19 яшьлек гүзәле Камилла Җәләлиева алды.

Моны белү кызык:

Беренче тапкыр «Мисс Татарстан» дигән матурлык конкурсы инде күптән, 1998нче елда Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында үткәрелгән иде. Ул вакытта беренче җиңүче Яр Чаллы шәһәреннән Ләйлә Кәшипова булды, бер елдан соң ул «Мисс Россия-1999» конкурсының финалындагы беренче унлыкка керде.

27.01.2015

© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.

• Журнал турында • Авторларга • Элемтәләр TAT RUS
Сәясәт Фатих Сибагатуллин: «Чынлыкта Татарстан табышның 23 процентын гына үзендә калдыра».
»» 19.01.2017
Җәмгыять Бөтентатар иҗтимагый үзәге татар телен бердәнбер дәүләт теле дип игълан итәргә чакыра.
»» 18.01.2017
Мәдәният Казанда татар язучысы Адлер Тимергалин төзегән «Миллият сүзлеген» тәкъдир итү булды.
»» 13.01.2017
Җәмгыять Татарстанда республикадан читтә яшәүче татарлар өчен туристик маршрутлар эшләргә...
»» 13.01.2017
Җәмгыять Татарстанда 2016 елда иң киң таралган исемнәр аталды.
»» 11.01.2017
Эксклюзив
Мәскәүдә «Казан» чәйханәсендә танылган татар җырчысы Зилә Камалованың җыр концерты булып узды.
Вакыйга
Кремль сараенда «Үзгәреш җиле-2016» татар җыры фестивале лауреатларының Гала-концерты үтте.
Мәкалә
XX гасырның беренче яртысында революциягә кадәр чыгарылган күренекле газета-журналларга күзәтү.
Сайланма
Казанда Камал театры каршындагы мәйданда ел саен уза торган чара - «Хәтер Көне» митингысы үткәрелде.
 © Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
 © 2014-2016 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.