2014 елның 10 декабрендә Рөстәм Миннеханов «Россия бүген» дигән халыкара информация агентлыгы директоры Дмитрий Киселев белән очрашуда Россия эшмәкәрләрен оффшордан чыгара торган акчаларын Татарстан Республикасына салырга чакырды.
Шуның белән беррәттән, Рөстәм Нургалиевич үз капиталларын Россиягә кайтарырга теләге булган һәр бизнесмен белән аерым очрашырга әзер булуын белдерде...
Миннихановның бу белдерүенә Путинның шушы елның 4 декабрьдәге мәгълүм юлламасы сәбәпче булды, анда Владимир Владимирович капиталга амнистия ясау турында әйтеп, ачык хәбәр бирде - Россия бизнесының акчалары чит илләрдә түгел, ә Россиядә эшләргә тиеш.
Уйларга урын бар:
Уйларга урын бар: Рәсми булмаган чыганаклар буенча, оффшор зоналарда Россия миллионерлары финанс активларының 38%ка якыны урнаштырылган. Чагыштыру өчен: япон миллионерлары оффшорларда активларының бары 2%-ын тоталар, ә америкалылыр - 3%.
10.12.2014
© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.
|