2015 елның 25 апрелендә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын тантаналы бүләкләү чарасы булып узды.
2015 елда дәрәҗәле бүләккә лаек булдылар:
• Шагыйрә Булатова Клара Гариф кызы: «Келәү: шигырьләр, повесть, хикәя», «Сәяхәтнамәләр: шигырьләр», «К солнцу лицом» китаплары өчен;
• Художник Колмогорцева Ирина Константиновна: «Казан һәм Габдулла Тукай» график эшләнмәләр сериясе өчен;
• Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрының иҗат төркеменә: опера театрының җитәкчесе Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, балетмейстер (сәхнәгә куючы) Георгий Ковтун, балерина Кристина Андреева һәм балет артисты Михаил Тимаев («Алтын Урда» спектаклен куйган һәм аның сәнгать образларын тудырган өчен).
Исегезгә төшерәбез, премиядән тыш һәр лауреат 500000 сум күләмендә акчалата бүләк тә ала.
29.04.2015
© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.
|