Татар Теле
Милләт
Тарих
Күргәзмә

«Татарстанда президент калырмы әллә калмасмы?»


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

2014 елның 14 ноябрендә Дәүләт думасына Татарстан башлыгы 2016 елның 1 гыйнварына кадәр генә республика президенты дип атала ала дигән закон проекты кертелде.

Исегезгә төшерәбез, республика җитәкчеләрен «президент» дип атауны тыю турындагы федераль закон Дәүләт думасы тарафыннан 2010 елның декабрендә кабул ителгән иде. Законны гамәлгә ашыру өчен 5 ел вакыт бирелде. Шушы вакыт эчендә, Татарстаннан кала, бөтен милли республикалар Конституцион үзгәрешләр кичерделәр. Татарстан исә бу яңалык кертү белән кискен рәвештә килешми, мәсәлән, Дәүләт Советы спикеры Фәрид Мухаметшин инде берничә тапкыр бу «аңлашылмаган» инициатива Россия Конституциясенә каршы килә һәм әле тагын «федераль үзәк белән сөйләшүләр предметы» булыр дип белдерде.

Тагын шунысын да билгеләп үтик, Татарстан Республикасында президент титулын саклап калу өчен күп санлы гражданнар, иҗтимагый оешмалар, сәясәтчеләр, спортсменнар, мәдәният һәм фән хезмәткәрләре чыгыш ясый.

17.11.2014

© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.

Яңалыклар / Архив
ДИН
ТР мөфтие Ислам рөхсәт иткән спорт төрләре турында
◐ 19.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Рафис Кашапов кулга алынудан куркып Россиядән китте
◐ 06.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Пензада татар мәктәбе ачарга телиләр,әмма хакимият каршы чыга
◐ 29.12 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Алмаз Хәмзин: 1552нче елдан татарларның каннарына курку сеңгән
◐ 12.12 ✔ Т.И.
МӘДӘНИЯТ
Марат Бәшәров: «Мин үземнең туган татар телемне бик сагындым»
◐ 06.09 ✔ Д.К.
Танылган / Архив
ФАКТЛАР
Татарлар һәм Татарстан турында кызыклы фактлар
◐ 2014 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
СССРда Алтын Урданы өйрәнүне тыю – очраклы хәл түгел
◐ 02.11 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
ТР МДН татар теле өчен көрәшне дәвам итә
◐ 07.12 ✔ Д.К.
ҖӘМГЫЯТЬ
Төркиянең төп илчесе Дильмач татарлар, Казан һәм татар теле турында
◐ 15.12 ✔ Т.И.
ТАРИХ
Гали Еникеев: «Безнең исемебез Татар»
◐ 18.04 ✔ Т.И.
Сайлап алынганнары / Архив
ТАРИХ
Гарәп теле өйрәнү кагыйдәләрен татар галиме Карабаш уйлап таба
◐ 16.10 ✔ Т.И.
ДИН
Җәдитчелек аркасында татарлар иң гыйлемле милләт булды
◐ 02.06 ✔ Д.К.
КҮРГӘЗМӘ
Сөембикә образы татар рәссамнары иҗатында
◐ 20.10 ✔ Т.И.
ТӨРКИЧЕЛЕК
Төрки телләр глобальләшү чорында юкка чыгарлар шикелле
◐ 27.05 ✔ Т.И.
ТАРИХ
XVII гасырда татар теле халыкара аралашу теле булган
◐ 31.07 ✔ Т.И.

© Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
© 2014-2020 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.