Европа футбол ассоцияләре Союзы карары буенча (UEFA), Иске Дөньяның клуб турнирлары арасында икенче дәрәҗәдә булган турнирда 2015/16 ел сезонында Рәсәйдән Мәскәү «Динамо»сы урынына Казан «Рубин»ы уйнаячак.
Мондый хәлнең шушылай килеп чыгуында Мәскәү «Динамо»сының моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә fair play финанс кагыйдәләрен бозуы сәбәп булып тора, нәтиҗәдә ул европа кубоклары уеннарыннан бер сезонга читләштерелде.
Шунысын да әйтеп үтик, UEFA тарафыннан 2009 елда ук кертелгән fair play финанс кагыйдәләрен бозу Рәсәй футболчылары өчен дә беренчесе түгел, үз вакытында питер «Зенит»ы да штрафка тартылган иде, Махачкаланың «Анжи» һәм шулай ук «Рубин» үзе дә (12, 2 һәм 6 миллион еврога) санкцияләргә дучар булдылар; әмма, клубны европа кубогы уеннарынан чыгару әле беренче очрак булып тора.
19.06.2015
© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.
|