Татар Теле
Милләт
Тарих
Күргәзмә

«Руслан Чагаев WBA чемпионы титулын якларга кереште»


Руслан Чагаев WBA чемпионы титулын якларга кереште

Бүген, төн уртасында, Магдебург дигән немец шәһәрендә Үзбәкстан боксеры Руслан Чагаев итальян Франческо Пьянетины нокаутка җибәреп, иң авыр үлчәүдә WBA чемпионы титулын яклауны башлап җибәрде.

Ярышның дәрәҗәсенә, һәм ике боксчының көчләре тигез булуга карамастан, елның иң көтеп алынган көрәше, башланмас борын төгәлләнеп тә куйды. Татар Руслан Чагаев көндәшенең аз гына каушап калуыннан файдаланып, беренче раундның уртасында ук бәхетсез итальянны нокдаунга җибәрде, ә раунд ахырында бөтенләй нокаутка озатты, шуның белән чемпион билбавын саклау юлында беренче адымын ясады (аны саклап калу өчен WBA кагыйдәләре буенча, рәттән ике яклау булуы кирәк).

«Кара Аккош» интернет-журналының кыска белешмәсе:

Чагаев Руслан Шамил улы-авыр үлчәүдәге боксчы, 1978 елда Андижан (ҮССР) шәһәрендә туган. Һәвәскәрләр арасында ике тапкыр дөнья чемпионы һәм ике тапкыр Азия чемпионы.

2001 елда Белфастагы бик шәп үткәрелгән дөнья чемпионатыннан соң, ул «Ак Тайсон» кушаматы ала.

Үзенең һөнәри үсешендә 34 уен үткәрә, шуның 31ендә җиңә (21е нокаут белән), шулай ук иң авыр үлчәүдә WBA версиясе буенча, ике тапкыр дөнья чемпионы була (2007-2009 һәм 2014 еллар).

12.07.2015

© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.

Яңалыклар / Архив
ДИН
ТР мөфтие Ислам рөхсәт иткән спорт төрләре турында
◐ 19.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Рафис Кашапов кулга алынудан куркып Россиядән китте
◐ 06.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Пензада татар мәктәбе ачарга телиләр,әмма хакимият каршы чыга
◐ 29.12 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Алмаз Хәмзин: 1552нче елдан татарларның каннарына курку сеңгән
◐ 12.12 ✔ Т.И.
МӘДӘНИЯТ
Марат Бәшәров: «Мин үземнең туган татар телемне бик сагындым»
◐ 06.09 ✔ Д.К.
Танылган / Архив
ФАКТЛАР
Татарлар һәм Татарстан турында кызыклы фактлар
◐ 2014 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
СССРда Алтын Урданы өйрәнүне тыю – очраклы хәл түгел
◐ 02.11 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
ТР МДН татар теле өчен көрәшне дәвам итә
◐ 07.12 ✔ Д.К.
ҖӘМГЫЯТЬ
Төркиянең төп илчесе Дильмач татарлар, Казан һәм татар теле турында
◐ 15.12 ✔ Т.И.
ТАРИХ
Гали Еникеев: «Безнең исемебез Татар»
◐ 18.04 ✔ Т.И.
Сайлап алынганнары / Архив
ТАРИХ
Гарәп теле өйрәнү кагыйдәләрен татар галиме Карабаш уйлап таба
◐ 16.10 ✔ Т.И.
ДИН
Җәдитчелек аркасында татарлар иң гыйлемле милләт булды
◐ 02.06 ✔ Д.К.
КҮРГӘЗМӘ
Сөембикә образы татар рәссамнары иҗатында
◐ 20.10 ✔ Т.И.
ТӨРКИЧЕЛЕК
Төрки телләр глобальләшү чорында юкка чыгарлар шикелле
◐ 27.05 ✔ Т.И.
ТАРИХ
XVII гасырда татар теле халыкара аралашу теле булган
◐ 31.07 ✔ Т.И.

© Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
© 2014-2020 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.