2015 елның 18 февралендә Төркия башкаласында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиянең дин эшләре идарәсе җитәкчесе профессор Мехмет Гермез белән очрашты.
Очрашуда дин әһелләре дини белем мирасын өйрәнү буенча уртак проектлар эшләү турында сөйләштеләр. Төгәлрәк әйткәндә, сүз Коръәннең «Казан басмасы»н чыгару турында барды. Изге китапның яңа нөсхәсе ТР МДН соравы буенча танылган каллиграф Мөхсин Демирел тарафыннан нәсх стилендә эшләнде.
Моннан тыш оешмаларның фән, мәгариф һәм китап бастыру өлкәләрендә бер-берләренә ярдәм итешү мәсьәләләре кузгатылды.
Очрашу нәтиҗәсендә, Иске китапларны һәм кулъязмаларны өйрәнү үзәге булдырырга кирәк дигән фикергә киленде (аерым алганда, татар динчеләренекен). Мәгълүм булганча, хәзерге вакытта дөньяның төрле илләрендә татар галимнәренең меңләгән хезмәтләре саклана. Һәм аларның күбесе хәзерге заман теленә күчерелмәгән. Шунысы да билгеле: кайбер китаплар берәр данәдә генә сакланып калган.
19.02.2015
© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.
|