Эльмир Нәбиуллин «Локомотив» - «Рубин» матчының 28 турында
2015 елның 24 июнендә Мәскәүдә, «Россия футбол йорты»нда РФС идарәсе 2014-2015 елларда СОГАЗ-Россия чемпионатында уйнаган иң яхшы 33 футболчының исемлеген раслады.
Аның нәтиҗәләре буенча бу исемлеккә «Рубин»ның да өч уенчысы кертелде. Алар: Эльмир Нәбиуллин («Иң яхшы сул сакчы» номинациясендә 3 урын), Сергей Рыжиков («Иң яхшы капкачы» номинациясендә 3 урын) һәм команданың иң яхшы һөҗүмчесе - Игорь Портнягин («Иң яхшы уң һөҗүмче» номинациясендә 2 урын). Бу исә Казан клубына «Зенит», ЦСКА һәм «Краснодар» артыннан гомумкоманда зачетында дүртенче урынны алырга мөмкинлек бирде.
Өстәп тагын шунысын да әйтик, югарыда саналган уенчылардан тыш иң яхшы 33 уенчы исемлегенә «Рубин»да уйнап, аның данын яклаган тагын дүрт уенчы өстәлде. Алар: Виталий Калешин («Иң яхшы уң сакчы» номинациясендә 3 урын, Соломон Рондон («Иң яхшы сул һөҗүмче» номинациясендә 2 урын, Бибрас Натхо һәм Роман Еременко («Иң яхшы төп ярымсакчы» һәм «Иң яхшы үзәк ярымсакчы» номинацияләрендә 1-урын).
24.06.2015
© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.
|