2014нче елның 20нче декабрендә Казанда «Пирамида» мәдәни - күңел ачу комплексында ел саен үткәрелә торган XV Халыкара эстрада фестивале «Татар Җыры-2014» булып узды.
Юбилей фестивале һәр яктан да уникаль килеп чыкты. Әйтик, мәсәлән, конкурсны үткәрү тарихында беренче тапкыр татар эстрада җырын яратучылар премиягә номинантларны ачык тавыш бирү юлы белән билгеләү мөмкинлегенә ия булдылыр.
Шулай ук, фестивальнең аеруча кызыклы үзенчәлеге 15ле саны булды, ул тамаша барышында шоуны оештыручылар тарафыннан еш кулланылды.
Концерт үзе ике өлешкә бүленгән иде, беренчесендә ел дәвамында төрле номинацияләрдә иң яхшы дип танылган 15 җырчы чыгыш ясады:
Руслан Кираметдинов - «Ел ачышы»,
Азалия Зиннәт - «Ел ташкыны»,
Алинә Даутова - «Кабатланмас тавыш»,
Ильмира Нәгыймова - «Монлы тавыш»,
Рамил Галимҗанов - «Иң яхшы романтик җыр»,
Ландыш Нигъмәтҗанова - «Иң яхшы танцеваль проект»,
Гөлназ - «Иң яхшы лирик җыр»,
Илдар Хәкимов - «Халыкчан жырчы»,
Ильвина - «TMTV каналының махсус бүләге»,
Ришат Фазлыйәхмәтов - «Тамашачы мэхэббэте»,
Эльмира Сөләйманова - «Иң яхшы видеоклип»,
Нәфкать Нигъмәтуллин - «Халык мәхәббәте»,
Иркә - «Хит-парадлар лидеры»,
Ләйсән Гыймаева - «Татар радиосының махсус бүләге»,
Фирдүс Тямаев - «Ел җырчысы».
Фестивальнең икенче өлешендә татар эсрадасының мэтрларын хөрмәтләделәр, аларның җырлары соңгы 15 елда чын халыкчан хитларга әверелгән:
«Айфара» төркеме - «Ак каен»,
Илназ Баһ - «Аңла, йөрәгемне»,
Хәмдүнә Тимергалиева һәм Мөнир Рахмаев - «Бер картлыкта, бер яшьлектә»,
Илдар Әхмәтов - «Хисләргә бирелә идем мин»,
Ринат Рахматуллин - «Тукта, яңгыр»,
Рөстәм Закиров - «Картайма әле, әнкәй»,
Илнар Сәйфиев - «Талбишек»,
Вәсилә Фәттахова - «Туган як»,
Идрис Газиев - «Син үлгәнче мине сагынырсың»,
Гүзәл Уразова - «Туган авылыма»,
Раяз Фасыйхов - «Ярат әле»,
Зәйнәб Фәрхетдинова - «Авылым хатирәсе»,
Айдар Галимов - «Син минем җанымның яртысы»,
Хәния Фәрхи - «Кайтам әле Әлдермешкә»,
Салават Фәтхетдинов - «Салкын чәй».
Концертта катнашучыларның һәрберсе атаклы «Алтын Барс» статуэткасыннан тыш, фестивальнең мактаулы кунаклары кулыннан төрле бүләкләр алдылар.
«Татар Җыры - 2014» фестивальдә катнашучыларның «Мин яратам сине, Татарстан» дигән җырны бергәләп башкарулары белән тәмамланды.
Моны белү кызык:
«Татар Җыры» дигән эстрада җыр фестивале беренче тапкыр 1999нчы елда үткәрелгән иде һәм ул биш көн буе барды, ә статуэтка урынына җиңүчеләр алтын барс кыяфәтендәге миниатюр брошка алдылар, ул бер бриллиант белән бизәлгән иде.
21.12.2014
© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.
|