Татар «Таврида»сы-2015


Татар «Таврида»сы-2015

Атна башында Кырымда Бокаль толымында (Бокальская коса) Бөтенроссия яшьләренең белем бирә торган форумы «Таврида-2015» үз эшен тәмамлады.

Аның нәтиҗәләре буенча, 100 меңнән 250 мең сумга кадәр истәлекле грант алучылар 150ләп кеше булды, шулар арасында аерым урын алып Татарстанның да гүзәл затлары тора:

Альбина Ризванова - «Яшь архитекторлар һәм урбанистлар» сменасында «Бүлмә бизәүдә заманча татар стиле» дигән проект белән катнашты, ул Россия һәм чит илләрдә татар интерьер стилен тормышка ашыру һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән (грантның барлык суммасы-100 мең);

Алинә Әсхәдуллина - «Яшь архитекторлар һәм урбанистлар» сменасында Татарстанның мәдәни мирасы – «Асылташ» дигән виртуаль 3D-тур проекты белән катнашты,ул Республикадагы мәдәни объектларның кимү проблемасына игътибар бирү кирәклегенә юнәлдерелгән (грантның барлык суммасы-100 мең);

Любовь Шигабетдинова - «Рәссамнар һәм сынчылар» сменасында «Тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен керамик һөнәрханә» дигән проект белән катнашты, ул тәрбиягә алынган балаларның яңа гаиләләрдә интеграциясен җиңеләйтүгә юнәлдерелгән (грантның барлык суммасы-250 мең);

Гөлфия Мотыйгуллина - «Композиторлар һәм музыкантлар» сменасында «Мин - Игелек Тудыручы» дигән проект белән катнашты, аның төп максаты булып балалар һәм картлар йортларында, шулай ук тернәкләндерү үзәкләрендә яшь мәдәният хезмәткәрләре катнашында күңел ачу чаралары үткәрү тора (грантның барлык суммасы-100 мең).

«Кара Аккош» интернет-журналының кыска белешмәсе:

«Таврида» - Бөтенроссия яшьләр форумы, ул Россиянең иң талантлы яшьләрен ачыклауга юнәлдерелгән, анда 18 яшьтән 30 яшькә кадәргеләр төрле номинацияләрдә (сменаларда) катнаша ала.

Һәр смена чират буенча үткәрелә һәм берничә көнгә сузыла, смена нәтиҗәләре буенча квалификацияле жюри, тавыш бирү юлы белән, җиңүчеләрне билгели һәм алар үз проектларын тормышка ашыру өчен акчалата түләү (грант) алалар. Аның күләме - 100 мең сумнан 250 меңгә кадәр.

02.09.2015

© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.

Новости / Архив
ОБЩЕСТВО
Салават предложил установить памятник Альфие Авзаловой и Ильгаму Шакирову
◐ 21.09 ✔ А.К.
ОБЩЕСТВО
В Екатеринбурге планируют создать турмаршрут «Татарская слобода»
◐ 17.09 ✔ А.К.
ОБЩЕСТВО
Татарские общественные организации не могут защитить интересы своего народа
◐ 14.09 ✔ Т.И.
ОБЩЕСТВО
В почтовое обращение поступила марка с изображением Казанского кремля
◐ 12.09 ✔ Д.К.
ОБЩЕСТВО
В РТ открыли памятник татарскому футболисту Г. Хусаинову
◐ 03.09 ✔ Д.К.
Популярное / Архив
ЦИТАТЫ
«Поклянись, что не обманешь, скажи: Валлахи!»
◐ 19.09 ✔ А.К.
ГАЛЕРЕЯ
Татарлар: «Народные типы России»
◐ 16.09 ✔ А.К.
ПРЕССА
«Нур» — первая татарская газета, выпущенная в России
◐ 02.09 ✔ Т.И.
ИСТОРИЯ
«Берите столько суверенитета, сколько проглотите»
◐ 30.08 ✔ Т.И.
ГАЛЕРЕЯ
TOP-10 Мастера: Анвар Сайфутдинов
◐ 28.08 ✔ Х.М.
Избранное / Архив
ИСТОРИЯ
Библиотека «Китапханаи Исламия»
◐ 15.01 ✔ Т.И.
ОБЩЕСТВО
Муса Джалиль: хочу воспеть подвиги своего народа
◐ 25.03 ✔ Т.И.
ГАЛЕРЕЯ
Татарский шамаиль конца XIX – начала XX века
◐ 18.07 ✔ Т.И.
ИСТОРИЯ
Правила изучения арабского языка придумал татарский ученый
◐ 16.10 ✔ Д.К.
СПЕЦТЕМА
По следам Габдуллы Тукая: Атомная мистика
◐ 26.04 ✔ Т.И.

© Все изображения и дизайн логотипа разработаны студией «Mardesign» специально для татарского интернет-журнала «Кара Аккош».
© 2014-2019 «Кара Аккош». Все права защищены. Полное или частичное копирование материалов сайта возможно только с письменного разрешения редакции журнала или (если указано) при наличии активной обратной ссылки.