Бүген Татарстан башкаласында «Казан» гаилә үзәгендәге яр буенда 114 модельдән торган халыкара сәнгать күргәзмәсе «Minis United Buddy Bears» коллекциясен татар мишкасы тулылыандырды.
Татар милли киемнәренә киенгән һәм традицион татар орнаменты белән бизәлгән Казан «Buddy Bears»ы татар халкының күп гасырлык мәдәниятен һәм кунакчыллыгын үзендә туплаган.
Әмма «Бадди аюлары берлеге» композициясенең матурлыгы белән республика башкаласында яшәүчеләр һәм килгән кунаклар айдан аз гына артык вакыт эчендә хозурланып калырга өлгерәчәкләр, чөнки татар мишкасы 31 августтан соң үзенең туганнары белән Казаннан китәчәк һәм үз гомерендә беренче тапкыр чит илгә, Берлинга сәяхәт кылачак.
«Кара Аккош» интернет-журналының кыска белешмәсе:
«Minis United Buddy Bears» проекты Германиядә яшәүче бер гаиләнең оригиналь уй-теләге булып тора, алар 2000 еллар башында теләге булган бөтен рәссамнарга ике метрлы «Берлин аюы Buddy»сыннарын бизәү акциясенә катнашырга тәкъдим иттеләр, ләкин алар үз илләренең мәдәни гореф-гадәтләрен һәм үзенчәлекләрен исәпкә алырга тиешләр иде.
Бу проект яшәвенең беренче елында ук күрелмәгән танылу алды һәм бик тиз арада халыкара сәнгать күргәзмәсенә әйләнде,дөньяның иң зур шәһәрләрендә күрсәтелә башлады.
Проектның төп максатларының берсе: башка раса вәкилләренә карата сабырлык һәм түземлелек пропагандалау, шулай ук чит культура, гореф-гадәтләр һәм традицияләрне хөрмәт итү.
23.07.2015
© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.
|